Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Бер тамчы өмет

Авыл җирлекләрендә «Барыбыз өчен дә бер Бөек Җиңү» дип исемләнгән проект кысаларында иҗат концертлары дәвам итә.

Кичке тынлык... учак яна... Кемдер солдат боткасы пешерә, кунакларны фронтта рөхсәт ителгән 100 грамм белән каршы алалар, ә кайдадыр читтәрәк акрын гына тормыш турында сөйләшәләр...

Яңа Ибрай мәдәният йорты фойесында кунакларны һәм авыл халкын туган як тарихы белән таныштырдылар, авыл каһарманнары турында сөйләделәр.
Сәхнәдә тулы бер тамаша колач җәйде: тыныч вакыт, халык чәчү эшләрен тәмамлап, Сабан туен бәйрәм итәргә җыелган.

Табигатьнең иң ямьле вакыты. Яшел урманнар, басу-кырлар җәйрәп ята. Сабан туен бәйрәм итүгә күркәм йола – атка агач сабан тагып, беренче буразнаны сызганнан соң гына керешәләр.

Сабан туе һәрчак күңелле уза. Мәйданда төрле күңелле ярышлар оештырыла, җыр-бию тынмый.

Барысы да бер мизгелдә челпәрәмә килә. Бөтен радиорепродукторлардан яңгыраган хәбәр бәйрәм кәефен юкка чыгара... Әлеге тавыш күз алдында дөньяны астын-өскә китерә. Бөек Ватан сугышы... Аяусыз сугыш башлана. Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоталар.

Радиодан сугыш башлануы турында хәбәр ителгән мизгелне халык куркыныч төш кебек искә ала. Әмма шундый авыр вакытта да алар кешелеклелек сыйфатларын югалтмаганнар, ничек кенә авыр булмасын яшәргә тырышканнар, тормышны ярату хисе, киресенчә, арткан гына.

Мәдәният хезмәткәрләре, авыл активистлары сугыш алып килгән афәтне театраль тамаша аша халык күңеленә җиткерергә теләделәр. Монда гармун моңнары, сагыш, югалту ачысы, тормыш, гаделлек... барысы да үрелеп барды.

Өч улын фронтка гитлер илбасарларына каршы көрәшкә озаткан ана тарихы йөрәкләрне тетрәндерде. Күгәрчен һәм җил анага ике улының яу кырында һәлак булулары турындагы хәбәрне җиткерәләр. Ана сукырая, һәм соңыннан, өмет тамчысы булган өченче улының да хәбәрсез югалуы турында белә.

Сугыш.... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

Тарихи мәгълүматлар буенча Яңа Ибрай авылыннан 608 кеше фронтка киткән. Күпме сугышчы яу кырында үлеп калган, әйләнеп кайтканнары да, каты сугыш яраларыннан котыла алмаганнар, сугыш яралары аларга тынгылык бирмәгән, күпме кеше хәбәрсез югалган...

Гомерләрен сугыш уты көйдергәннәрнең беркайчан да чит кеше кайгысына битараф түгеллеген үлемсез полк исбатлады инде.

1945 елның мае... Радиоалгычлардан Юрий Левитан тавышы яңгырый. Аның тавышында ниндидер тылсым бар кебек тоела. Сугышның тәмамлануы турында игълан ителә: “Вакыт 21 сәгать 55 минут. Мәскәү сөйли. Фашистлар Германиясе тар-мар ителде..."

Фронттан солдатлар кайта. Илебез Җиңүне бәйрәм итә. Ул авылга да килеп җитә. Тормышның мәгънәсен югалткан ана йөрәгендә өмет тамчысы сүнми әле. Ана газизенең кайтасына ышанып, улын көтә...

Сугыштан соң могҗизалар күп булган, сугышчы да исән кайткан, ананың да күзләре ачылган...

Фото: Аксубай районы мәдәният йорты архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев