Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Бөек Ватан сугышында һәлак булган Аксубай сугышчысын 79 елдан соң җирләделәр

Аксубай районында туып-үскән Никита Кузьминның солдат медальоны эзтабарларга сугышчының шәхесен ачыкларга һәм аның гаиләсен табарга ярдәм итте.

Бөек Ватан сугышы елларында Беловка авылыннан 138 кеше фронтка китә. Бары тик 57 ир-егеткә кенә өйләренә Җиңү белән кайту насыйп була. 81 сугышчы яу кырларында батырларча һәлак була. Алар арасында 1919 һәм 1921 елларда туган абыйлы-энеле Никита һәм Тимофей Кузьминнар да бар. Хәтер Китабы мәгълүматлары буенча, Тимофей Кузьмин сугышка 1942 елның гыйнварында киткән, 1943 елның мартында хәбәрсез югалган.

Хәтер китабында шулай ук кызылармияче Никита Кузьминның 30 нчы армиянең 371 нче укчылар дивизиясе 1231 нче укчылар полкында хезмәт итүе, 1942 елның 10 августында һәлак булуы турында язма бар. Ул Ржев-Осташков трассасының 21 нче чакрымында Бахмут территориаль участогына кергән Победа бистәсендә җирләнгән, соңрак аның гәүдәсе Котиха авылына күчерелгән. Әмма, 79 елдан соң әлеге мәгълүматның дөрес түгеллеге ачыкланды.

Мәскәүдән эзтабарлар отряды Ржев шәһәре янында казу эшләре алып барган вакытта солдат җәсәден таба. Бу җирдә кемнең ятуын ачыклауда винтовка патроныннан ясалган капсула ярдәм итә. Эзтабарлар аннан Татарстан АССРның Аксубай районы Беловка авылында туып-үскән сугышчы Никита Кузьмин исеме һәм хатынының адресы язылган язуны табып алалар. Якташыбыз 79 ел сугыш кырында ята. Аңа нибары 22 яшь булган.

Сугышка киткәндә, Никита Кузьминның хатыны Евдокия Николаевна һәм ике яшьлек улы Василий авылда кала. Гаилә яу кырына киткән ирен һәм әтисен көтеп ала алмый. Ана улын ялгызы тәрбияләп үстерә. 80нче елларда ул гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп китә, күпмедер вакыттан соң әнисен дә үзенә алып китә. Сугыш солдатының хатыны гомеренең соңгы елларын шушы шәһәрдә улы һәм оныклары белән үткәргән. 2008 елда гүр иясе була. Евдокия Николаевна шәһәр зиратында җирләнгән.

Мәскәү һәм Яр Чаллы эзтабарлар отрядлары солдатның җәсәден Яр Чаллыга алып кайтырга булышалар. Бөек Ватан сугышы каһарманын хөрмәтләп тормыш иптәше янәшәсендә җирлиләр.

Кузьминнар гаиләсенең 79 елдан соң кушылу тарихы турында мәдәният ветераны, туган як тарихын өйрәнүче Сергей Уланов сөйләде. Ул Бөек Җиңү өчен көрәшкән якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү буенча бик күп эш башкарды. Быел авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм Җиңү белән кайткан сугышчыларның исемнәре язылган яңа стела ачылды. Анда гомерләрен сугыш өзгән бертуган Кузьминнарның исемнәре дә язылган.

Фото: Сергей Уланов архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев