Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре онытылырга тиеш түгел

    Совет солдатларының батырлыгы шулкадәр зур ки, алар алдында вакыт та көчсез.

    Аксубай бистәсенең Геройлар аллеясында Шакир Әхмәтҗановка багышланган стела бар. Яңа Ибрай авылы егете хәрби формадан безгә дистәләгән еллар призмасы аша карый. Узган елларда без район газетасы битләрендә аның ничек көрәшүе, югары бүләккә – «Советлар Союзы Герое» исеменә ничек лаек булуы турында сөйләдек инде. Бөек Җиңүнең 77 еллыгында бу сугышчының тиңдәшсез батырлыклары турында тагын бер кат искә төшерәсе килә.

    Шакир Әхмәтҗановның бүләкләү кәгазьләрендә – сугыш кинотасмалары кадрларындагы кебек. Яраланып һәлак булган вакытта аңа нибары 22 яшь була. Ул якташлары йөрәгендә чиксез хөрмәт калдырып, үлемсезлеккә китә. Аның үлемсез батырлыклары бүген дә соклануга лаек.

    Ул туган ягыннан 18 яшендә чыгып китә. Сугышны армиядә бер ел хезмәт иткән солдат буларак каршылый. Ул 1нче Украина фронтының 27 армиясе 38 укчылар дивизиясе 214 артполкның 3 дивизионында наводчик булып сугыша.

    Якташыбызның ничек сугышуы турында аның бүләкләре сөйли. 1942 елда «Сугышчан казанышлар өчен» медаленә лаек була. Бүләкләү кәгазендә менә ниләр язылган:

    «1943 елның 26 сентябрендә дошманның көчле артиллерияминомет уты астында иптәш Әхмәтҗанов үзе ясаган көймәдә үз коралын Днепрның уң як ярына күчерә. Утлы позиция алып, яуланган биеклекне сакларга омтылган дошманга каршы ут ача. 1943 елның 27 сентябрендә Григоровка авылы тирәсендә дошман көчле артиллерия-миномет утын кулланып, зур көч белән һөҗүмгә күчә. Иптәш Әхмәтҗанов һөҗүм итүче дошманга каршы үз коралыннан ут ача һәм акрынлап кына тере көчләрне тар-мар итә. Дошман тарафыннан кулланылган барлык өч атака да бу көнне кыю наводчик тарафыннан туктатыла. Шул ук вакытта ул дошманның 6 пулемет, 2 миномет ноктасын һәм җәяүлеләр взводын юк итә. Безнең пехота яулаган чик сакланып калына».

    Григоровка авылы тирәлегендә плацдармны җәелдерү өчен барган сугышларда батырлык, кыюлык, фидакарьлек күрсәткәне өчен, командование Шакир Әхмәтҗановны «Советлар Союзы Герое» исеменә тәкъдим итә (1943 елның 24 октябрендә). Әмма СССР Югары Советы Президиумыннан 38 укчылар дивизиясенең 214 артиллерия полкы наводчигы, кече сержант Әхмәтҗанов Кызыл Байрак ордены ала.

    Бер елдан якташыбыз кабат тиңдәшсез батырлык кыла. Ул Венгрия территориясендә сугыша. 1944 елның 2 октябрендә Глежерия авылы янында (Венгрия территориясендә), ул безнең пехотага алга барырга мөмкинлек бирмәгән дошман батареяләрен ачыкларга тиеш була.

    «Немецларның көчле артиллерия һәм миномет уты астында, теләсә кайсы мизгелдә атып үтерелү куркыныч астында ул укчылар бүлекчәләрен алга чыгара. Туктаусыз һөҗүм уты астында фашист батареяләренең кайда урнашуын төгәл ачыклый һәм юкка чыгара, батареянең күзәтү пунктына могҗиза белән кайтып, биремнең үтәлүе турында җиткерә. Аның төгәл гамәлләре нәтиҗәсендә, дошманның пулемет батареяләре юк ителә. Шул рәвешле пехотаның хәрәкәте тәэмин ителә» – дип язылган хәрби документта.

    Кыю каһарман мөмкин булмаган гамәл кыла. Бу батырлыгы өчен Шакир Әхмәтҗановны 3 дәрәҗә Дан орденына тәкъдим итәләр.

    Венгрияне азат иткән өчен сугышларда Яңа Ибрай егете янә батырлык гамәле кыла.

    «1944 елның 8 ноябрендә, дошман тарафыннан көчле мылтыкпулемет һәм миномет уты алып барылганда, ул беренчеләрдән булып, Тисса елгасының уң ягына күчә. Дошман кыю сугышчылар төркемен юк итү максатын куя, бөтен көчен аларга юнәлтә. Өлкән сержант Әхмәтҗанов үз коралыннан тез атып, максатны юка чыгара. Тәүлек дәвамында, безнең бүлекчәләр килгәнчегә кадәр, яуланган чикне тота. Шул ук вакытта 15 гитлерчыны юк итә. Элемтәне торгызу буенча, батарея утын төзәтеп, ике зур контратаканың чагылышына ярдәм итә. Шул ук вакытта дүрт станок пулеметын юкка чыгара. Тисса елгасын формалаштырганда күрсәткән батырлыклары һәм плацдармны җәелдергәндә нык каршылык күрсәткәне өчен ул Кызыл Байрак орденына тәкъдим ителә». Әмма наводчик Шакир Әхмәтҗановны Кызыл Байрак ордены белән бүләкләү турындагы Указ бары тик 1945 елның 19 гыйнварында, һәлак булганнан соң гына имзаланган була.

    Шакир Әхмәтҗанов Венгериянең Сиксо шәһәрендә барган сугышлар вакытында, 1944 елның 4 декабрендә һәлак булган. Биредә җирләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: