Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан-ел сирәгәя бара. Безнең газетада аларның дәһшәтле сугыш турындагы хатирәләре дә бик аз. Әмма бәхеткә, безнең арада Ватан язмышына битараф булмаган, яшь буында илебез һәм 75 ел элек аның бәйсезлеген яклап фашист илбасарларына каршы көрәшкә күтәрелгән кешеләр өчен горурлык хисен саклап калырга омтылучылар да бар.

Аксубайлы Александр Евграфов, кайчандыр Елисей Тимирясов нигез салган мәктәп музеенда сакланган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлекләрен безгә бик теләп тәкъдим итте. Без хәзер әлеге бәя биреп бетергесез истәлекләрне сезнең белән дә бүлешәбез. Бөек Җиңүгә багышлап без якташларыбызның үлемсез батырлыклары турында басмалар сериясен тәкъдим итәбез.

Болар – фронтовикларның истәлекләре, аларның шәхси язмалары һәм сугыш ветераны Тимирясов Елисей Мурзич җитәкчелегендә Аксубай сигезьеллык мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан язылган язмалар. Бу язмаларда сез язучыларның әсәрләрендә очраган тулы, матур тасвирламаларны күрмәссез. Әмма бу юлларны укыгыз, һәм сез алар өлешенә төшкән барлык авырлыкларны, якташларыбыз күрсәткән ныклык һәм батырлык мисалларын үз йөрәгегез аша кичерерсез!
 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев