Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Архив мәгълүматлары базаларында үзеңнең бабаңны, дәү әтиеңне эзләп тап

Бөек Ватан сугышында Җиңү көненнән алып 77 ел вакыт узса да күп кенә аксубайлылар үзләренең фронттан кайтмаган әтиләрен, бабаларын, дәү әтиләрен, якыннарын, туганнарын эзлиләр.

Сакланып калган истәлекләр, бик сирәк сакланган документаль гаилә архивлары буенча эзлиләр. Әмма дистәләгән еллар дәвамында сугыш барган урыннарда эзләнү отрядлары казу эшләре алып баралар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматлар базасын булдыруда ярдәм итәләр. Мәгълүматларны Интернетта – Оборона министрлыгының Үзәк архивы (ЦАМО) сайтында да табарга мөмкин. Фронтта Җиңү яулаган якыннар һәм туганнар турында мәгълүматларны табу өчен күп тырышлык кирәкми.

Туганнардан Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннар турындагы мәгълүматларны җыярга. Мөмкинлектән чыгып, туу урынын һәм датасын төгәл билгеләргә, гаилә архивында сакланган барлык фотографияләрне һәм документларны өйрәнергә. Бу белем алу турындагы документлар, туу, никахлашу, үлү турында таныклыклар, “похоронка” кәгазе, хезмәт кенәгәсе, ә бәлки хәрби билет яисә кызылармияче кенәгәсе һ.б. булырга мөмкин.

Киләсе адым – база мәгълүматлары белән сайтларга мөрәҗәгать итәргә:

«Мемориал» ОБД – бу гомумиләштерелгән «Мемориал» мәгълүматлар базасы, Оборона министрлыгының Үзәк архивы (ЦАМО): https://obd-memorial.ru/html/ Туганыңның исемфамилиясен, әтисенең исемен, туган урынын һәм көнен белергә кирәк. ОБДда бары тик һәлак булганнар, әсирлектә булганнар, хәбәрсез югалганнар турындагы мәгълүматлар гына тупланган!

«Халык батырлыгы» мәгълүматлар базасы

Бу – хәрби орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән сугышчылар турында мәгълүматлар базасы. Бу – Оборона министрлыгының Үзәк архивы проекты. Бөек Ватан сугышы вакытында сезнең туганыгыз бүләкләнгәнме икән, тикшерегез. Сезнең бүләкләү кәгазендә аның батырлыгы яисә хәрби казанышлары турында җентекләп белү мөмкинлегегез бар.

«Халык хәтере» интернет-порталы

Икенче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы документлары турындагы дөньяда иң зур Интернет-портал. Монда туганыңның язмышы турында белергә генә түгел (портал «Мемориал» ОБД һәм БД «Халык батырлыгы» БД кебек үк мәгълүматларны да берләштерә), шулай ук сугыш чорының сканланган документлары: карталар, сугыш хәрәкәтләре журналлары һәм башка документлар белән танышырга да була.

Оборона министрлыгының Үзәк архивы (ЦАМО)

Әгәр Интернет ярдәм итмәсә – мәгълүматны Оборона министрлыгының Үзәк архивында табарга була, тик анда шәхсән барырга туры киләчәк. Үзәк архивка бару өчен алдан гариза, шәхесне раслаучы документ, туганлыкны раслаучы документ, нотариаль расланган ышаныч кәгазе кирәк (әгәр сез һәлак булучының туганнары исеменнән эш итәсез һәм архивның уку залында эшләячәксез икән). Барлык нечкәлекләрне дә архив сайтында һәм 8 (4967) 69-90-05 телефоны буенча ачыклау яхшырак.

Шулай ук сез Солдат.ru, Бессмертный полк, Генеалогический форум ВГД сайтларында да өстәмә мәгълүмат ала аласыз.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев