Аксубаево
  • Рус Тат
  • Александров Александр Алексеевич: "Тракторчыдан - танкчыга"

    Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның истәлекләре белән уртаклашуыбызны дәвам итәбез. Бу юлларда – сугыш әчесе дә, көтеп алган Җиңү шатлыгы да, үз Ватаныбызны гына түгел, Европа илләрен дә фашизмнан азат итү буенча мактаулы миссиядә катнашкан өчен горурлык хисләре дә.

    1912 елда башлангыч мәктәпне тәмамладым (4 класс), сугышка кадәр, 1932 елдан 1941 елга кадәр тракторчы булып эшләдем. Кызыл Армия сафларына 1940 елның 5 мартында мобилизацияләндем. Литва ССРда әзерлек үттем. Хәрәкәттәге армиягә сугыш башында эләктем. Аның өчен сугыш 1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4 тә башлана. Александр Александров хезмәт иткән часть ул чакта Литва ССРның чик буе шәһәрендә урнашкан була.

    Язмыш кушуы буенча сугышчылар булырга туры килгән вакытлы хезмәт солдатлары шәһәрне саклап көрәшкә күтәреләләр. Күпмедер вакыттан соң, дошманның көчле булуы сәбәпле, частьне оборонадан алалар. Исән калганнар артка чигенә башлый. Александр Александров бөтен сугыш юлын диярлек танк гаскәрләрендә танкчы һәм төзәүче булып хезмәт итеп үтә.

    Өч тапкыр яралана, ике тапкыр танк эчендә яна. Уралда, Серов, Красноуральск шәһәрләрендә, Молдавиядә, Бельцта дәвалана. Москәү, Ленинград янындагы сугышларда, Украинада, Румыниядә, Венгриядә, Австралиядә, Австриядә, Чехословакиядә сугыша. Александр Алексеевич өчен сугыш, 8 майдан 9 майга каршы төндә, сәгать 12 дә танк белән постта торганда тәмамлана, диктор Җиңү турында хәбәр итә. Әлеге озак көттергән яңалыкны ул беренче булып ишетә. Бу көнне нык исендә калдыра. Йоклап яткан полкташларын уятып, яңалыкны җиткерә, тегеләре сугыш беткәнгә ышанмыйлар.

    Диктор берничә тапкыр кабатлагач кына моның дөрес булуына инаналар. Кемдер шатлыгыннан сикерә, кемдер елый, таң атканчыга кадәр беркем дә йоклаймы. Сугыштан соң Александр Алексеевич өенә кайта. Аны хатыны һәм өч баласы көтеп тора. Тракторчы булып эшли башлый. Александр Алексеевичның Иосиф Сталин имзасы куелган тугыз хәрби Рәхмәт хаты бар.

    Шул исәптән Волхов, Донец, Днепр, Дунай, Грон, Нитра, Вребле елгаларын кичкән өчен, Малая Вишера, Синявино, Ворошиловград, Артёмовск, Констанца, Шумен, София, Трнавы, Таковец, Сенец шәһәрләрен, Словакия башкаласы – Братислав шәһәрен, Малацки һәм Брук станцияләренең сәнәгать үзәкләрен, Чехословакиянең Годонин һәм Брно шәһәрләрен азат итүдә катнашканы өчен Рәхмәт хатларына лаек була. Александр Алексеевичның сугыштан соң алган хезмәт бүләкләре дә бар: югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен бирелгән Мактау кәгазьләре.

    Фото: архив.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: