Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Алар турындагы хәтер кадерле һәм мәңгелек

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Иске Тимошкинода Яшь герой-антифашист көненә багышланган чара узды.

Бу көн дөньяда 1964 елдан билгеләп үтелә, ул антифашистларга каршы демонстрацияләрдә һәлак булучылар истәлегенә чираттагы БМО Ассамблеясе тарафыннан расланган. Иске Тимошкино мәктәбендә китапханә хезмәткәрләре 10 сыйныф укучылары белән әлеге датага багышланган Батырлык дәресе үткәрделәр.

Укучыларга бу көннең барлыкка килүе турында сөйләделәр, Советлар Союзы Герое исемнәре бирелгән балаларның героик биографияләре белән таныштырдылар.

Чара документаль фильмнар, балаларның фотографияләре белән үрелеп барды. Укучылар партизаннар отряды разведчигы Зина Портнованы немецларның ничек җәзалаулары турындагы видеотасманы күз яшьләрсез карый алмадылар.

Китапханә хезмәткәрләре «Балалар – сугыш геройлары. Беләбез. Хәтерлибез…» дип аталган күргәзмә ясаганнар. Андагы фотографияләрдән балаларга таба үзенең бала чагын кырыс сугыш законнары буенча үткәргән яшь кешеләр карап тора иде.

Балалар һәм сугыш – ачы тема. Иске Тимошкино мәктәбе укучылары тормыш юллары әле башланырга да өлгермәгән балаларның сугыш вакытында нинди ачы язмышка дучар булуларын йөрәкләре аша кичерделәр.
 

Фото: Иске Тимошкино мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев