Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Аксубайлыларның батырлыгы турындагы истәлек альбомы Кәкре Күлдә

Аксубай районында «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» дигән республика социаль-гуманитар проектны гамәлгә ашыру кысаларында «Истәлек альбомы» дип аталган күчмә патриотик күргәзмә уза.

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ-геройлар турында сөйләүче экспонатлар күргәзмәсе Кәкре Күл авылына килеп җитте. Авыл мәдәният йортында зур экспозиция урнашкан. Монда илебезнең якты киләчәге өчен фашистлар белән аяусыз көрәшкән авыл кешеләре, шул исәптән Кәкре Күл авылы сугышчыларының да фотографияләре, алар турында язмалар бар. Альбомнарны Кәкре Күл авылының яшь буыны вәкилләре зур кызыксыну белән карадылар һәм онытылмас тәэсирләр алдылар.

Фото: Кәкре Күл мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев