Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Аксубайлы фашистларга каршы батырларча көрәшкән

Бөек Ватан сугышы елларында Беловка авылыннан сугышка 138 кеше киткән.

81е – яу кырларында башларын салганнар, 57 кеше генә Җиңү белән кайткан.

Туган якны өйрәнүче Сергей Уланов авыл кешеләрнең сугышчан юлларын өйрәнү буенча зур эш башкарган. Ул редакциягә аларның кайберләре турында материаллар тәкъдим итте.

Фомин Леонид Васильевич, 1922 елда туган. Фронтка 1941 елның 11 августында китә. Бүләкләү кәгазендә менә ниләр язылган:

«20.03.1945 елда Фомин Оглайши янындагы сугышларда контроль әсирне пленга алу буенча разведкада катнаша. Батырлык, кыюлык үрнәге күрсәтә. Төркемнән беренчеләрдән булып дошманга һөҗүм ясый һәм, автоматыннан ут ачып, 4 немец солдатын атып үтерә. Граната белән кул пулеметын юк итә һәм шуның белән контроль тоткынны кулга төшерүне тәэмин итә. Хөкүмәт бүләге – өченче дәрәҗә «Дан» орденына лаек.

525 опаб командиры подполковник Макаров. 20.03.1945 ел».

Бу – якташларыбыз үзләренең батырлык сыйфатларын күрсәткән Бөек Ватан сугышы мизгелләренең меңнән берсе генә. Алар турында китапларда яздылар, сугыш темасына фильмнар төшерделәр. Бүләкләү кәгазендәге юллар – чын тарих.

Сугыш елларында Леонид Фомин шулай ук медалями «Батырлык өчен» (16. 09.1944 ел), «Кызыл Йолдыз» ордены (20.03. 1945 ел) «Берлинны алган өчен» (09. 05. 1945 ) медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Леонид Васильевич «Красное Знамя» колхозында хисапчы, Аксубай юл участогында бухгалтер булып эшли. Ветеран 1992 елда бакыйлыкка күчкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев