Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Аксубайлы фашистларга каршы батырларча көрәшкән

Аксубай районы Беловка авылының Бөек Ватан сугышында катнашучы кешеләре арасында Кузьма Алексеевич Кожеманов та бар.

Аның сугышчан юлы турында редакциягә туган якны өйрәнүче Сергей Уланов язып җибәрде.

Кузьма Кожеманов 1923 елда Беловка авылында туган. 1942 елның апрелендә Аксубай хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алына. 168нче СД составында станок пулеметчысы буларак сугыша. Якташыбыз Ленинградны азат итү өчен барган, Мәскәү янындагы һәм башка сугышларда катнашкан. Бөек Ватан сугышыннан соң япон милитаристларына каршы хәрби операцияләрдә катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Кузьма Кожеманов «Ленинградны азат иткән өчен» медале (14 08 1943ел), III дәрәҗә Дан ордены (22 07 1945 ел), «Японияне җиңгән өчен» медале (25 10 1948 ел) белән бүләкләнгән.

Дан орденын бирү турындагы бүләкләү кәгазендә шундый юллар бар: «Иптәш Кожеманов – батыр, кыю сугышчы. Ленинград фронтындагы сугышларда ул Ватан бәйсезлеге өчен үзен аямыйча көрәште. 26.1.43 елда Пулково янындагы бәрелешләрдә, 23.6.43 елда Волосово янындагы бәрелешләрдә яралана. 4.3.44 елда өченче тапкыр Псков янындагы сугышларда каты яралана һәм 2.8.44 елда Нарва янындагы сугышларда дүртенче тапкыр авыр җәрәхәтләнә».

Сугыштан соң курку белмәс каһарман колхозда эшли. Ул 1996 елда вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев