Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Аксубай солдаты геройларча көрәшкән

Бөек Ватан сугышы елларында кечкенә генә Беловка авылыннан фронтка 138 кеше киткән.

81 кеше яу кырларында башларын салган, 57 сугышчы гына Җиңү белән әйләнеп кайткан. Беловкалылар фронтовиклар турындагы истәлекне кадерләп саклый. 2021 елның җәендә биредә Быек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган яңа обелиск ачылды.

Туган якны өйрәнүче Сергей Уланов авыл кешеләренең сугышчан юлларын өйрәнү буенча зур эш башкарган. Ул редакциягә аларның кайберләре турында материаллар алып килде.

ФОМИН Леонид Васильевич, 1922 елда дөньяга килгән. Фронтка 1941 елның 11 августында китә. Бүләкләү кәгазе менә нәрсәләр турыда сөйли: «1945 елның 20 мартында Фомин Оглайши районында контроль әсирне кулга алу буенча игълан ителгән сугышта катнаша. Батырлык, уяулык үрнәкләре күрсәтә. Кулга алу вакытында беренчеләрдән булып дошманга каршы һөҗүм итә һәм үзенең утлы коралы белән 4 немец солдатын юк итә. Граната белән кул пулеметын сафтан чыгара һәм шул гамәле белән контроль әсирне кулга алуны тәэмин итә. Хөкүмәт тарафыннан өченче дәрәҗә «Дан» ордены»на лаек».

525нче опаб командиры подполковник Макаров. 20.03.1945 ел».

Бу – якташларыбыз үзләренең сугышчан сыйфатларын күрсәткән Бөек Ватан сугышының меңләгән эпизодларының берсе. Батыр сугышчылар турында китапларда яздылар, сугыш тематикасына фильмнар төшерделәр. Бүләкләү кәгазеннән булган юллар – чын тарих.

Сугыш елларында Леонид Фомин шулай ук «Батырлык өчен» (16. 09. 1944 елда), «Кызыл Йолдыз» ордены (20.03. 1945 елда), «Берлинны алган өчен» (09. 05. 1945 елда) медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Леонид Васильевич «Кызыл Байрак» колхозында, Аксубай юл участогында хисапчы булып эшли. Ветеран 1992 елда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев