Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Аксубай районы кызы сугыш юллары аша уза

Бөек Ватан сугышы елларында Аксубай районыннан 10 меңнән артык кеше фронтка киткән.

Яртысына якыны фашистлар белән көрәшеп һәлак булган. Ә җиңү белән кайтучылар район үсеше өчен хезмәт куялар. Дошманны җиңеп, өенә кайтырга насыйп булган бер фронтовик турында безнең районнан чыккан чуваш язучысы һәм шагыйрь Владимир Левуков үзенең әсәрендә сөйли.

ЗЕНИТЧЫ ЛЮДМИЛА СЫЧЕВА

1943 ел бара. Ә Аксубай районының Кече Кулаковка өстенә шомырт һәм сирень исе таралган. Люда тәрәзә янында утыра һәм тыныч кына язгы бакчаны күзәтә. Әтиләре белән бергә кичләрен тәрәзә төбендә табигатькә хозурланып утыруларын искә төшерә. Тик бу сугышка кадәр була…

Ә хәзер әтисе фронтта, ике ел инде. Һәм бу вакытта Людмиланың әтисе янәшәсендә буласы килә. Үзе дә сизмәстән, әнисе янына йөгереп килә һәм: «Әни! Мин фронтка китәм! - ди».

Шулай катгый хәл итә ул. Икенче көнне үк район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итеп, гариза яза. Хәрби комиссариатта аның фронтка китәргә омтылуына ышаналар, баш тартмыйлар һәм шунда ук Иске Тимошкино авылында уздырылган хәрби әзерлек буенча кыска вакытлы курсларга җибәрәләр. 1943 елның маенда унтугыз яшьлек комсомолка Людмила Сычева Кызыл Армия сафларына алына.

Әлбәттә, яңа алынучыларны шунда ук сугышның алдынгы сызыгына җибәрмәделәр, Люда да бөтенесе белән бергә, Мәскәү өлкәсенең сержантлар курсларын уза, ул анда беренче тапкыр кулына чын корал ала. Авыл кызы өйрәнүләрдә зур тырышлык күрсәтә, винтовкадан, автоматтан тиз һәм төгәл ата. Аның үҗәтлеген курсларда өйрәтүче офицерлар күреп алалар һәм аны, шул исәптән иң яхшы атучыларны зенит пулеметы белән идарә итәргә өйрәтәләр.

Украинада, Белоруссиядә, Польшада үткән сугыш юллары аның тормышында тирән эз калдыра. Күпме авырлыклар аша узыла, ә алда күпме кыенлыклар көтеп тора?

 

Өлкән лейтенант Шибаев командалык иткән отряд фронтның алдынгы линиясенә корал, пулеметлар, сугыш кирәк-яраклары һәм медикаментлар илтеп тапшыру турында задание ала. Отряд үз юлын Украинадан башлый һәм үзенә йөкләнелгән бурычны Германиядә Франкфурт-на-Одерда шәһәрендә намус белән үти.

Бу нинди авыр юл була! Тирә-юньдә җимерелгән йортлар, урамнар, юллар техника белән тулган. Баш өстеннән Берлинга самолетлар, совет самолетлары даими очып тора. Аларга бернинди киртә дә юк кебек тоела. Әмма дошман аяусыз каршылык күрсәтә. Көтмәгәндә, кара каргалар кебек, күктә немец самолетлары пәйда була, алар туктаусыз бомба ташлыйлар. Бик куркыныч була, әмма Людмила акрынлап фронтның мондый шартларына ияләшә. Аның карамагында зенит пулеметы була, ул сугыш азагына кадәр аның юлдашы була. Кая гына барса да, нинди генә урыннар буенча узарга туры килсә дә – йөз сиксән килограммлы пулеметны үзе белән йөртә. Төгәл итеп төзергә өйрәнә, хатасыз һәм төгәл ата. «Яхшы пулеметчы» күкрәк билгесе юкка гына аның күкрәген бизәми. Людмилага немец самолетларына һөҗүм ясап, аларны күк фоныннан алып ташларга туры килә – бу турыда аның сугышчан бүләкләре сөйли: Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен алты медаль, шул исәптән «Батырлык өчен» һәм «Берлинны алган өчен» медальләре дә.

«Сержант Сычева немец-фашист илбасарларына каршы сугышта аерылып торды, батырлык үрнәге күрсәтте, моның өчен югары хөкүмәт бүләге – «Батырлык өчен» медаленә лаек булды, – дип яза гвардия капитаны Решетняков-в/ч 01444 бүлекчәсе командиры.

Авыр сугыш юлы узып, җиңү белән кайта. Ул әтисе белән яу кырында түгел, ә бәхеткә, өйдә очраша. Людмиланың әтисе - Сычев Данил Федорович 1895 елда, Кече Кулаковка авылында туган, өч сугышта катнашкан: бөтенләй яшь килеш Беренче бөтендөнья сугышында, аннары беренче көннән алып җиңү көненә кадәр гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында. Яңа Тимошкино авыл Советының Кече Кулаковка авылында яши, 1977 елда вафат була, Никольский авылы зиратында җирләнә. Шунысы кызганыч, «Алар Җиңү белән кайттылар» (Казан, 2005 ел) истәлекләр китабында Аксубай районы исемлегендә аның фамилиясе юк».

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев