Аксубаево
  • Рус Тат
  • Абрамов Михаил Иванович: "Фин сугышында катнаша алмадым"

    Мин 1917 елда Иске Рус Кармәте авылында дөньяга килгәнмен. Тимер юлда кондуктор булып эшләдем. 1938 елда Амур өлкәсе Сковородино станциясенең 1 нче эксплуатацион тимер юл полкына вакытлы хезмәткә чакырылдым.

    1939 елда чаңгычылар әзерләү курсларын тәмамладым һәм Финляндиягә җибәрделәр. Тик без Мәскәүгә кадәр генә барып җитә алдык: Фин сугышы тәмамланды һәм без кире полкка кайттык. 1940 елда мине демобилизацияләделәр, әмма мин станция буенча дежурный булып эшкә калдым.

    1941 елда үз теләгем белән фронтка китәргә гариза бирдем, тик кире кактылар. Бары тик 1942 елда гына станок пулеметы төзәүчесе итеп Ленинград блокадасын өзәргә җибәрделәр. Ул вакытта мин кече сержант исемендә идем. Сугыштан соң полктан 6 гына кеше исән калды һәм безне баш командование резервын тулыландыру өчен 556 нчы миномёт полкына куштылар.

    Мине 120 нче минометчылар полкы командиры итеп билгеләделәр. 1944 елның гыйнварендә, дошманны артка чигендергәндә, башым каты яраланды. Ул чакта без машиналарда бара идек, җәяүлеләрне узып киттек һәм немецлар тылына килеп кердек – безгә ут ачтылар. Яраланып, ике сәгать аңсыз ятканмын, башым кан эчендә булган. Иптәшем Мишченко, миннән, син исәнме, дип сорады. Артыма борылып карасам, безнекеләр булырга тиешле чиркәүнең дөрләп януын күрдем. Без чиркәүгә таба йөгердек, ләкин безгә кабаттан ут ачтылар.

    1944 елның 28 маенда башым кабат яраланды, контузия алдым, ләкин яу кырыннан китмәдем. Лазаретта үзебезнең полк табибында дәваландым. Командирларыбыз барысы да һәлак булганнар, безне бүләкләр кеше юк иде. Сугыш юлымда мин бер генә тапкыр «Батырлык өчен» медале белән генә бүләкләндем. Җиңү көнендә без Калининград юнәлешенә чыктык. 1945 елның сентябрендә мине демобилизацияләделәр. Сугыштан соң 25 ел шахталарда эшләдем. 

    Фото: архив.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: