Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ветераннарны онытмыйлар

    Аксубай районы буенча МВД бүлегендә ветераннарга аерым хөрмәт һәм ихтирам белән якын киләләр. Аларны гадәти көннәрдә дә онытмыйлар-аларның тәҗрибәсе яшь коллегалары арасында һәрвакыт кирәк. Һөнәри хезмәткә бәйле даталарда гына түгел, туган көннәрдә, гаилә вакыйгаларында да алар җитәкчелек һәм бүлек ветераннары Советы тарафыннан билгеләп үтеләләр. Күптән түгел бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин,...

    Аксубай районы буенча МВД бүлегендә ветераннарга аерым хөрмәт һәм ихтирам белән якын киләләр.


    Аларны гадәти көннәрдә дә онытмыйлар-аларның тәҗрибәсе яшь коллегалары арасында һәрвакыт кирәк. Һөнәри хезмәткә бәйле даталарда гына түгел, туган көннәрдә, гаилә вакыйгаларында да алар җитәкчелек һәм бүлек ветераннары Советы тарафыннан билгеләп үтеләләр.
    Күптән түгел бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин, МВД ветераннары чирек гасыр гомерен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган эчке эшләр бүлеге ветераны Иван Митрофанович Мясниковның өендә булып кайттылар. Моның өчен сәбәп тә бар иде-ветеран үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтте. ОВД җитәкчелеге һәм ветераннар Советы юбилярны әлеге истәлекле көн белән котлап, аңа чираттагы сиксән яшьлек юбилеен да сау сәламәт булып, аяк өстендә каршыларга язсын дигән теләктә бүләк тапшырдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: