Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бердәмлек бәйрәме

    12 июньдә без, аксубайлылар, борынгыдан килгән Сабантуй бәйрәмен, чагыштырмача «яшь» булган дәүләти бәйрәм рәсми билгеләнешен 2002 елның 1 февралендә алган Россия Көне белән бергә бәйрәм итәбез. Аның үзенчәлеге шунда - бу ике бәйрәм дә Россиядә һәм безнең Республикада яшәүче халыкларны берләштерә. Сабантуй, шул ук Акатуй (ака-чәчү), тарихи документлар буенча 987...

    12 июньдә без, аксубайлылар, борынгыдан килгән Сабантуй бәйрәмен, чагыштырмача «яшь» булган дәүләти бәйрәм рәсми билгеләнешен 2002 елның 1 февралендә алган Россия Көне белән бергә бәйрәм итәбез.


    Аның үзенчәлеге шунда - бу ике бәйрәм дә Россиядә һәм безнең Республикада яшәүче халыкларны берләштерә.
    Сабантуй, шул ук Акатуй (ака-чәчү), тарихи документлар буенча 987 елда ук үткәрелә башлаган. Кешеләр бергә җыелып табигатьтән (ул вакытта әле алар кояшка, яңгырга, һәм суга табына торган булганнар) чәчү эшләрен башкарып чыгар өчен үзләренә көч, җиргә салган орлыклары үз вакытында тишелеп чыксын өчен яңгыр һәм игеннәр шаулап үссен өчен кояшны сораганнар. Алар зур казаннарда ат ите белән бодай боткасы пешергәннәр, аннан соң кояшны символлаштырган түгәрәккә басып, югары көчләргә мөрәҗәгать итүче догалар укый-укый, йола биюен башкарганнар. Бу түгәрәктә Табигать көчләре алдында алар үзләрен бертигез, бербөтен итеп тойганнар һәм куллары аша бер-берсенә күңел җылысын һәм энергияләрен тапшырганнар.
    Шул йолаларны башкарып бетергәннән соң, төрле уеннар уйнаганнар, атлар чабышы үткәргәннәр. Сабантуйда капчык белән сугышу, күзне бәйләп чүлмәк вату уеннары әнә шул ерак бабаларыбыз заманыннан, гасырлар төбеннән үк килә икән.
    Сабантуй мәйданында якын туганнарыбыз, дусларыбыз белән очрашып, күрешеп, түгәрәкләнеп утырып рәхәтләнеп сөйләшәсе килү теләге дә тамырлары белән әнә шул ерак чорларга барып тоташа икән бит. Җирдәге иң зур, иң мөһим булган эш-чәчү компаниясендә һәркайсыбызның өлеше бар, ләбаса.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: