Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аның тормыш юлы

    1 майда «Сельская новь» газетасының элеккеге мөхәррире Александр Заварихинга 80 яшь тула. 1948 нче, сугыштан соңгы авыр елда, һөнәр училищесын яңа гына тәмамлаган 5 нче разрядлы слесарь Александр Заварихин Казанның 16 нчы (моторлар төзү) заводына эшкә җибәрелә. Әлеге предприятиедә ул беренче тапкыр булачак һөнәренә тартыла башлый һәм алга таба ул...

    1 майда «Сельская новь» газетасының элеккеге мөхәррире Александр Заварихинга 80 яшь тула.


    1948 нче, сугыштан соңгы авыр елда, һөнәр училищесын яңа гына тәмамлаган 5 нче разрядлы слесарь Александр Заварихин Казанның 16 нчы (моторлар төзү) заводына эшкә җибәрелә. Әлеге предприятиедә ул беренче тапкыр булачак һөнәренә тартыла башлый һәм алга таба ул аны гомере буена озата килә. Табигать тарафыннан талантлы булган, иҗатка тартылган егетнең «Завод газетасында» көнүзәк мәсьәләләрне яктырткан мәкаләләре генә басылып калмыйча, шигърият белән шөгыльләнергә дә вакыт таба ул. Яшүсмер чагыннан ук фабрика-завод һөнәрен үзләштергән егет, алга таба үзенең белемгә тартылуын сизә. Биш ел флотта хезмәт срогы үткәннән соң, кабат үзе эшләп киткән заводка кайта һәм беренче эш итеп кичке мәктәпкә укырга керә.
    ...Аның даими белемгә омтылуы, эш осталыгын, квалификациясен күтәрергә теләве һәм актив тормыш позициясе игътибарсыз калмый. Александр Заварихинны тиздән-цех комсоргы, соңрак парторг итеп сайлыйлар. Завод газетасында даими мәкаләләре басылып килеп, ул журналистикага шулкадәр тартыла ки, алга таба үзенең язмышын аңардан башка күз алдына да китерә алмый. Производстводан аерылмыйча, Казан Дәүләт университетына укырга керүе, аның Казандагы тормышына нокта кую чоры була.
    КДУ ны тәмамлаганнан соң Александр Заварихин КПСС өлкә комитетының басма бүлеге тарафыннан Аксубай районына җибәрелә. Үзенең алдагы тормышында төп урынны биләгән чорны ул «Сельская новь» газетасында журналист булып эшләүдән башлый. Ә 1979 елда район газетасын җитәк-ләүне үз өстенә ала...
    Александр Васильевич безнең һәркайсыбыз өчен остаз гына түгел, өлкән иптәш тә булды. Безнең эшебездәге җитешсезлекләргә бармак төртеп күрсәтмичә, гади тел белән аңлатып бирүе аның журналистлар арасында абруй казануына булышлык итте, кечкенә генә уңышларыбызны да зур итеп бәян итә белде. Ә бу безне канатландыра, киләчәккә өмет уята иде. Мөхәррирнең тагын бер күркәм сыйфаты, ул да булса кул астында эшләгән яшь хезмәткәрләрнең талантларын ача, безнең уңышлы килеп чыккан һәр мәкаләбезгә шатлана белүе. Александр Васильевич эшләгән вакытта без, журналистларны чәчү һәм урып-җыю кампанияләрендә катнашкан предприятие, учреждение хезмәткәрләре белән беррәттән беренче тапкыр бүләкли, премияләр бирә башладылар.
    Бер сүз белән әйткәндә, Александр Васильевич вакытында без үзебезне ирекле кешеләр итеп хис иттек, ә теләсә нинди иҗат, бигрәк тә журналистика өчен моннан башка һич мөмкин түгел.
    Ул газетада эшли башлау белән, хәер, редакция һәм типографиянең ул вакытта мөмкинлекләре бүгенге кебек мактанырлык булмаса да, газета тирән эчтәлекле, үзенә җәлеп итәрлек сыйфатлы булып басыла башлады, аның Кама аръягы зонасында иң яхшылар рәтендә булуы да гаҗәп түгел.
    Александр Заварихинның «ТАССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булуы аның эшчәнлегенә лаеклы бәя бирү булды.
    ...Үтә киеренке ритмда эшләүгә карамстан (хә-рефләр кул белән җыела иде!), газета ул вакытта атнасына өч тапкыр басылды, Александр Васильевич рәсем ясау һәм шигырь язуга да вакыт тапты.
    Әлеге вакыт эчендә аның алты шигырьләр җыентыгы дөнья күрде, шулай ук яңа картиналары да пәйда булды. Һәм бу очраклы да түгел, чөнки без барыбыз да аңа позитив рух белән җавап бирдек, ә ул аңа иҗат итәргә һәм тормыштан тәм табарга булышлык итте.
    Әйе, без, Александр Васильевичның элеккеге коллегалары, аның бөтен гомерен яраткан эшенә, кешеләр белән эшләүгә багышлаганын яхшы беләбез. Чөнки газета ул вакытта укчылар трибунасын хәтерләтте, җәмгыятьтәге шатлыклы һәм борчулы вакыйгалар эчендә кайнады. Әйтергә кирәк, тирә-яктагы тамырдан үзгәрешләргә карамастан, ул бүген дә кешеләргә хезмәт итәргә тырыша. Күптән түгел безнең бер даими газета укучыбыз, «бүген заманча басмаларның күпчелеге яхшы ашлык арасыннан начарын эзләргә тырышканда, «Сельская новь» журналистлары начар ашлык өеменнән яхшысын эзләргә тырышалар» дип язган иде. Бу да шулай ук безнең өчен югары бүләк. Әлеге сүзләр безнең элеккеге коллегабыз,элеккеге мөхәррир Александр Васильевич Заварихинның да күңелен күтәрми калмас. Чөнки ул шагыйрь, рәссам, журналист буларак, безне газета укучыларны матурлык үрнәгендә тәрбияләргә өйрәтте.
    Без барыбыз да Александр Васильевичны юбилее белән котлыйбыз, аңа ныклы исәнлек, оптимизм, илһам чишмәсенең саекмавын, якыннарының яраткан кешесе булып калуын телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: