Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Яңа Ибрай мәктәбе укучылары иҗаты

Һәрчак күңелдә Тормыш ачысын күп күреп Яшьли ятим калгансың. Бары белем аша гына Тәҗрибә туплагансың. Унсигез яшьлек Мансурны Язмыш китергән Чәтрәнгә. Шушы авыл халкы өчен Әйләнгән ул үз кешегә. Кыска вакыт арасында Зур эшләр башлап йөрдең. Яшь буын белем алсын, дип Яңа мәктәп төзеттең. Язмыш җиле юкка гына Китермәгән Чәтрәнгә....

Һәрчак күңелдә

Тормыш ачысын күп күреп
Яшьли ятим калгансың.
Бары белем аша гына
Тәҗрибә туплагансың.

Унсигез яшьлек Мансурны
Язмыш китергән Чәтрәнгә.
Шушы авыл халкы өчен
Әйләнгән ул үз кешегә.

Кыска вакыт арасында
Зур эшләр башлап йөрдең.
Яшь буын белем алсын, дип
Яңа мәктәп төзеттең.

Язмыш җиле юкка гына
Китермәгән Чәтрәнгә.
тормыш иптәшеңне табу
Насыйп булган мәктәптә.

Белем юлыннан атлап
Зур үрләр яулагансың.
Син бит үрнәге бүгенге
Һәм киләсе буынның.

Безнең гүзәл мәктәбебез
Синең исемне йөртә.
Сиңа охшарга телибез
Без һәр җирдә, һәр эштә.

Күп көч куйдың, күп тырыштың
Халкың өчен, ил өчен.
Һәрвакыт безнең күңелдә
Яши йөрәк тибешең.

Гөлназ Вәлиуллина,
9 нчы сыйныф укучысы.

Игелекле кеше
Авыр заманнарда, җиһан ярып,
Бу дөньяга аваз салган ул.
Авыр булган аның балачагы,
Яшьли ятим калып үскән ул.

Ике яшьтә әтисез дә калган,
Озак тормый үлгән әнкәсе.
Балачагы үткән ятимлектә
Бу газапка ничек түзәсе?

Укыган ул үзе гел бишлегә
Кеше булган, үскән, ныгыган.
Кешеләргә мәрхәмәтле булган,
Һәркешегә ярдәм кулы сузган.

Рәхмәт сиңа, игелекле кеше!
Баш иябез синең алдыңда.
Рәхмәт сиңа, Мансур абыебыз,
Син мәңгегә безнең арада.

Рузалинә
Гыйльметдинова,
7Б сыйныф укучысы.



Галимгә
Син авылның сөйгән улы булдың,
Горурлыгы татар халкының.
Киләчәккә үтеп барганда да,
Йолдыз булып, безгә балкырсың.

Бүген Сезне искә алу көне,
Һәрберебезнең күңел түрендә
Сезгә булган олы ихтирам һәм,
Хөрмәт хисе чагыла йөзләрдә.

Мансур ага! Сезнең тормыш безгә
Якты маяк барыр көннәргә.
Мәктәп белән бергә
Сезнең исем
Истән чыкмас мәңге-мәңгегә!

Алинә Әхмәтҗанова,
7Б сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев