Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Суверенитет бизәкләре

Татарстан суверенитеты көнен аксубайлылар үзәк мәйданда бәйрәм иттеләр. Һава торышының болытлы булуы, яңгыр явып тору да бәйрәмнең ямен җибәрмәде. Бәйрәм районның төп милләтләре дуслыгын символлаштырган рус, татар, чуаш милли үзәкләренең үз туган телләрендә җырлап-биеп тантананы ачып җибәрүе белән башланып китте. Милли үзәкләр мәйдан уртасына өстәлләр куеп, теләүчеләрне милли ризыклар белән...

Татарстан суверенитеты көнен аксубайлылар үзәк мәйданда бәйрәм иттеләр.


Һава торышының болытлы булуы, яңгыр явып тору да бәйрәмнең ямен җибәрмәде. Бәйрәм районның төп милләтләре дуслыгын символлаштырган рус, татар, чуаш милли үзәкләренең үз туган телләрендә җырлап-биеп тантананы ачып җибәрүе белән башланып китте. Милли үзәкләр мәйдан уртасына өстәлләр куеп, теләүчеләрне милли ризыклар белән сыйладылар. Ачык төстәге милли костюмнар кигән Сәнгать мәктәбе укучылары сәхнәгә чыккач, кояш нурлары сибелгәндәй булды. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә үзешчән артистлар әзерләгән концерт программасы да бай эчтәлекле иде.
Бәйрәм башланыр алдыннанҮзәк китапханә хезмәткәрләре тамашачылар белән берлектә Республика көненә багышланган викториналар үткәрделәр.
Сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Камил Гилманов район халкын Республика көне һәм Белем бәйрәме белән тәбрик итеп, районның урып-җыю кампаниясендә һәм мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүдә уңышларга ирешүен билгеләп үтте. Ул шулай ук "Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы территориясендә яшәүче халыкларының милли ризык көннәре" конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр-"Шатлык", "Сувар" кафесы коллективлары, Федоровка интернат - йорты ашханәсе коллективы, "Буратино" балалар бакчасы, Аксубай интернат йорты, мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, ЦСОН һәм "Хыял" приютлары коллективлары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Ир-атлар командасы арасында футбол буенча Аксубай районы беренчелегендә призлы урыннар алган спортчыларыбыз да төп сәхнәгә күтәрелеп, район башлыгы кулыннан Кубок алдылар.
Күк йөзен яктырткан 100 салют залпы бәйрәмнең иң күңелле өлеше булды. Яшьләр җәйнең соңгы көннәре истә калырлык итеп дискотекада туйганчы биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев