Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Россия почтасы көне белән!

Почта-ул борынгы элемтәләрнең берсе. Хәзерге заманда да ул коммуникацияләрнең иң гади һәм популяр чарасы булып калып, үз билгеләнешен югалтмый,-диелә район башлыгы Камил Гилмановның Россия почтасы көне уңаеннан почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннарына юллаган котлавында. -Почта элемтәсе бүген аралашуның иң әһәмиятле төрләреннән берсе. Рәсми язышулар, туганнарга һәм якыннарга юлланган хатлар, даими...

Почта-ул борынгы элемтәләрнең берсе. Хәзерге заманда да ул коммуникацияләрнең иң гади һәм популяр чарасы булып калып, үз билгеләнешен югалтмый,-диелә район башлыгы Камил Гилмановның Россия почтасы көне уңаеннан почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннарына юллаган котлавында.


-Почта элемтәсе бүген аралашуның иң әһәмиятле төрләреннән берсе. Рәсми язышулар, туганнарга һәм якыннарга юлланган хатлар, даими басмалар-боларның барысы да һәр көнне игътибар һәм тәртип белән эшкәртелә һәм почта бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан адресатларга таратыла. Моннан тыш, бүген почта хезмәткәрләре коммуналь түләүләр алалар, район халкына көндәлек товарларын саталар, ә бу район үзәгеннән ерак урнашкан, нигездә өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән торак пунктлар өчен бигрәк тә мөһим. Көндәлек хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, гаилә иминлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев