Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Район хатын-кызларына

Без иң якты бәйрәмнәрнең берсе - 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен зур дулкынлану һәм күңел җылылыгы белән каршылыйбыз,- диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында.- Яз, мәхәббәт, чәчкәләр, елмаю кебек иң күркәм сыйфатлар нәкъ менә әлеге бәйрәм белән бәйле... Иң кадерле, газиз булган- ана, апа-сеңел, хатын- кыз образлары иң авыр минутларда...

Без иң якты бәйрәмнәрнең берсе - 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен зур дулкынлану һәм күңел җылылыгы белән каршылыйбыз,- диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында.- Яз, мәхәббәт, чәчкәләр, елмаю кебек иң күркәм сыйфатлар нәкъ менә әлеге бәйрәм белән бәйле...


Иң кадерле, газиз булган- ана, апа-сеңел, хатын- кыз образлары иң авыр минутларда безне үзләренең назлары белән җылыталар, ярдәмгә киләләр һәм изге эшләргә этәрәләр.
Районның кадерле хатын-кызлары! Безнең көндәлек тормышыбызга якты башлангыч биргәнегез, кыенлыкларга каршы тора алуыгыз, без, ир-атларда ышаныч һәм өмет уята алуыгыз өчен ихластан котлаулар кабул итегез. Безгә гомер бүләк иткән әниләребез алдында аларның түземлекләре һәм безгә карата иксез-чиксез яратулары өчен түбәнчелек белән баш иябез.
Сезнең тормышыгызны, якыннарыгыз-ирләрегез, балаларыгыз, оныкларыгыз тарафыннан булган яхшылык, наз, кайгырту һәм игътибар бизәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев