Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Лицейда Туфан айлыгы

Декабрьдә җир-җәя Хәсән ага Туфанның туган көне билгеләп үтелә. Әле җир-җәя генә дип әйтү дә бик дөрес булмас, чөнки Туфан исеме галәм чигендәге йолдызларга ук барып иреште. Билгеле инде, шагыйрьнең кендек каны тамган җирдә олысы-кечесенең авызында гел Туфан булыр. Безнең лицей да чаралар планын күптән әзерләп куйган иде. Быел фән...

Декабрьдә җир-җәя Хәсән ага Туфанның туган көне билгеләп үтелә. Әле җир-җәя генә дип әйтү дә бик дөрес булмас, чөнки Туфан исеме галәм чигендәге йолдызларга ук барып иреште. Билгеле инде, шагыйрьнең кендек каны тамган җирдә олысы-кечесенең авызында гел Туфан булыр. Безнең лицей да чаралар планын күптән әзерләп куйган иде.


Быел фән атналыгы Туфанга багышланды. Китап уку кәсебе «онытылып барган» бер заманда китапларны кулга алырга һәм ятларга «мәҗбүр иткән» кадерле укытучыларыбызга рәхмәтләр яусын.
Туфан айлыгы планын күргәч, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады. Андагы эшләрне башкарып чыгарлык түгел ич! Һәр чараның сыйныф саен бүленгәнен белгәч, җиңел сулап куйдык тагын. Мәсәлән, безгә, 11 а сыйныфына, эшләр бик «әз тәти» икән бит! Туфанга багышланган стенгазета, альбом тутыру, әдәби-музыкаль кичә, проект эшләре, Туфанга багышланган шигырь язу, Туфан шигырьләрен ятлау, «Туфан иҗатын күп белүчеләр» бәйгесе, һәм башкалар... Иң-иң әйбәтләрен мәгариф бүлеге белән бергәләшеп музей уздырган бәйгеләргә тәкъдим итәсе дә бар! Сыйныфыбыз тату яши-бүлештек тә эшкә керештек. Эшнең колачлы булуы вакытлыча телевизор, интернет дигән нәрсәләрне оныттырып торды торуын. Ә менә проект эшләре авторлары Низаева Диләрә («Х.Туфан иҗатында туган як темасы»), Хәмитов Самат («Х.Туфан иҗатында йолдызлар темасы») интернеттан чыкмаганнар да диярлек.
Үзебез шигырь язу осталары булмаганга күрә, укытучы апаларыбыз-Гөләндәм Исрафиловна һәм Әлфирә Әмирҗановна Галиевалар «Шигърият» дәресләре үткәрергә булды. Дәрес буена да, сыйныфтан тыш уку дәресендә дә, өйдә дә Туфанны укыдык! Туфанны аңлау өчен, аның иҗатының уртасына чумарга кирәк икән бит!!! Укыган саен, Туфанның чыннан да йолдыз икәнлеген аңлый бардык. Искиткеч икән аның иҗат җимешләре! Аңа сокланган саен күңелдә шигырь юллары туа барды. Туфанны тулысы белән ачкан өчен, укырга, аңларга, тоярга, сокланырга, уйланырга өйрәткән өчен рәхмәт укытучы апаларыбызга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев