Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Изгелек эшлиләр

Бүгенге көндә районның социаль өлкәсендә ике йөздән артык кеше эшли. Болар халыкны социаль яклау Идарәсе канаты астында берләшкән биш аерым коллектив-Республика матди ярдәм (компенсацияләр түләү) Үзәгенең № 4 нче филиалы, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка махсус һәм Аксубай интернат-йортлары, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты, «Нежность» халыкка социаль хезмәт...

Бүгенге көндә районның социаль өлкәсендә ике йөздән артык кеше эшли.


Болар халыкны социаль яклау Идарәсе канаты астында берләшкән биш аерым коллектив-Республика матди ярдәм (компенсацияләр түләү) Үзәгенең № 4 нче филиалы, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка махсус һәм Аксубай интернат-йортлары, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты, «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге.
-Безнең эшчәнлек гамәлдәге законга нигезләнеп халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан льготалар, пособиеләр һәм социаль гарантияләр тәкъдим итү, социаль ярдәм күрсәтү, социаль-икътисади, социаль-педагогик, социаль-хокуки, социаль-медицина, социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү юлы белән халыкны социаль яклау дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру нигезендә халыкның тормыш сәясәтен тотрыкландыруга юнәлдерелгән,-дип сөйли Идарә начальнигы Наил Вәлиуллин. Төрле категория гражданнарының мәгълүматлар банкын, аларның социаль һәм тернәкләндерү хезмәтләренә таләбен формалаштыру һәм активлаштыру буенча да даими эш алып барыла.
Республика матди ярдәм Үзәгенең №4 нче филиалы аша (филиал банкы Татьяна Кандалина) аз керемле гаиләләргә, хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарына, балалары булган ликвидацияләнгән предприятиеләрдә эшләүче аналарга ярдәм итү чаралары күрсәтелә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, пенсионерларга санатория-курорт путевкалары бүлеп бирелә, аз керемле, авыр тормыш хәленә эләккән гаилә балалары сәламәтләндерү лагерьларына җибәрелә һ.б. Халыкка шулай ук социаль хезмәтләр дә күрсәтелә. Алардан бала тудыру моментыннан алып (эшләмәүче аналар бала тудырган өчен бер тапкыр бирелә торган пособие, алга таба бала яшь ярымга җиткәнчегә кадәр бала тәрбияләгән өчен пособие, шуңа өстәп алга таба социаль ярдәм чаралары) олы яшькә кадәр (хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, интернат-йортларда өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбияләү өчен акчалата түләүләр) кешеләр файдалана.
Өч структура: өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү, социаль-тернәкләндерү, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләрен тәкъдим иткән, Рузилә Бәширова җитәкчелегендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дә зур эшләр башкара.
2011 елда гына да бүлек тарафыннан өлкән яшьтәге 292 гражданга өйгә килеп хезмәт күрсәтелгән, социаль-тернәкләндерү бүлегендә 26 заезд оештырылган, 2226 кеше, шул исәптән сугыш ветераннары, инвалидлар, хезмәт ветераннары, тормышта авыр хәлгә юлыккан балалар тернәкләндерү һәм сәламәтләндерү курсы үткән. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең төп эшчәнлеге социаль-хәтәр хәлдә булган гаиләләр һәм балаларны профилактикалауга юнәлдерелгән. Монда социаль-хәтәр хәлдә булган 26 гаилә исәптә тора, алар белән һәркөнне эш алып барыла.
2004 елдан районда Илүзә Гайнуллина җитәкчелегендә балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют эшли. Авыр тормыш хәленә юлыккан 34 бала биредә вакытлыча приют тапкан. Приютта аларга социаль тернәкләндерү, социаль-медицина, социаль-педагогик, социаль психологик, социаль-хокуки һәм социаль көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган. Моннан тыш, приют белгечләре «һәр бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш» дигән принципка таянып юлдан тайпылган гаиләләр белән актив эш алып баралар.
Иректән мәхрүм ителгән урыннардан кайткан, пенсия яшенә җиткән затлар өчен район территориясендә 102 стационар урынга Федоровка интернат-йорты булдырылган (директоры Галина Маланчева). Көнкүреш, медицина, психология һәм башка хезмәтләр белән бергә, яшәү шартларын өйдәгечә итү, тәрбия эшләре алып бару да коллективның төп бурычы булып тора.
Бүген Аксубай интернат-йортында 36 кеше яши, аларның барысы да картлык көннәрендә гаиләләреннән читтә калган, әмма әлеге йортта озак еллар яшәп, бер-берсенә якын туганга әйләнгән өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар. Директор Роза Минеголова һәм әлеге социаль учреждение коллективы аларның һәрберсенең проблемасын аерым хәл итеп, сәламәтлекләре турында кайгыртып, бер гаилә итеп тупларга тырышалар, алар өчен кызыклы чаралар оештыралар. Теләге булган һәр кеше биредә күңеленә хуш килгән шөгыльне сайлап алырга мөмкин (көче һәм теләге булганнар кул кушырып утырмыйлар, учреждение янындагы участокта эшлиләр).
-Шуны билгеләп үтәргә кирәк, районның социаль учреждениеләре дәүләт тарафыннан гына ярдәм көтеп яшәмиләр-интернат-йортның һәм приютның үз бакчалары, экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү өчен приютның мини-фермасы да бар, ә ниндидер планнарны, идеяларны тормышка ашыру өчен социаль проектлар бәйгеләрендә актив катнашалар. Бары тик үткән елда гына да «Нежность» ЦСОН, «Хыял» СПДП да, Аксубай интернат-йортында гомуми суммасы миллион сумга якын булган биш грант отканнар. Хезмәтләренә күрә, бүләкләре дә бар,-дип билгеләп үтә Наил Вәлиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев