Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Җиңүнең 67 еллыгына!

9 май алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр кешегә һәм тыл хезмәтчәннәре адресына котлау хатлары килде. Анда ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов фронтларда батырлык күрсәткән һәм тылда фидакарь хезмәт куйган данлыклы буын вәкилләренә чын йөрәктән рәхмәт белдерә. Ветераннарга күңел көрлеге һәм озын гомер тели. Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Россия Федерациясе Кораллы...

9 май алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр кешегә һәм тыл хезмәтчәннәре адресына котлау хатлары килде. Анда ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов фронтларда батырлык күрсәткән һәм тылда фидакарь хезмәт куйган данлыклы буын вәкилләренә чын йөрәктән рәхмәт белдерә. Ветераннарга күңел көрлеге һәм озын гомер тели.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сугышчылары! - диелә Аксубай районы хәрби комиссары Анатолий Киселев котлавында. - Яу кырында батырлыклар күрсәткән, тылда армый-талмый хезмәт куеп һәм җиңүгә омтылып, безнең халык Ватаныбыз бәйсезлеген һәм иреген яулады. Кадерле батыр фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре! Җиңү бәйрәме белән сезне! Батырлыгыгыз, хезмәтегез, тыныч күк йөзе өчен без сезнең алда баш иябез. Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек сезгә.
9 Май тарихка совет халкының чыдамлылык, каһарманлык һәм батырлык күрсәтү символы буларак кереп калды, - диелә "Татех" ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин котлавында. -Җиңү Көнен бәйрәм итеп, без киләчәк буыннарның тыныч тормышы өчен гомерләрен биргән Ватанны саклаучылар алдында баш иябез. Каһарман сугышчыларыбызның яу кырында күрсәткән батырлыклары безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, һәлак булган солдатларның тол калган хатыннары! Коллектив һәм шәхсән үз исемемнән сезгә иминлек, сәламәтлек, җан һәм тән тынычлыгы телим.
Кадерле, Бөек Ватан сугышы ветераннары! Сезнең батырлыгыгыз-рус солдаты батырлыгы, миллионлаган кешенең йөрәгендә саклана,-диелә район ветераннар советы Президиумы котлавында.
Хөрмәтле сугыш ветераннары! Тыл хезмәтчәннәре! Солдатларның тол калган хатыннары! Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан чын күңелдән чыккан ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Сезгә ныклы исәнлек, иминлек һәм зәңгәр күк йөзе телибез. Бәйрәм белән Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңүнең 67 еллыгына!