Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Хөрмәтләү көне

Хатын-кыз, ана адресына никадәрле мактау сүзләре әйтелсә дә, алар хатын-кызның тормыштагы ролен һәм мөһимлеген тулысынча ачыклап бетерә алмый, - диелә район башлыгы Камил Гилмановның Әниләр көне белән котлавында. -Ана булу җиңел түгел. Әмма нинди генә кискен борылышлар һәм сугышлар булуга, табигать катаклизмнарына карамастан, хатын-кыз гаилә бәхетенең төп шарты булган-сөюдән һәм...

Хатын-кыз, ана адресына никадәрле мактау сүзләре әйтелсә дә, алар хатын-кызның тормыштагы ролен һәм мөһимлеген тулысынча ачыклап бетерә алмый, - диелә район башлыгы Камил Гилмановның Әниләр көне белән котлавында.


-Ана булу җиңел түгел. Әмма нинди генә кискен борылышлар һәм сугышлар булуга, табигать катаклизмнарына карамастан, хатын-кыз гаилә бәхетенең төп шарты булган-сөюдән һәм бала тудырудан туктамады. Бу һәрвакыт шулай булачак.
Әлеге күркәм бәйрәм көнне үз баласы өчен теләсә нинди адымга барырга әзер булган, газиз һәм кадерле кешеләребез-әниләребезгә бары тик иң изге теләкләребезне генә юллыйбыз. Ә аларның мәхәббәте безнең тормышыбызны нурга, шатлык-куанычларга күмә, алга таба уңышларга, казанышларга ирешергә көч-куәт бирә.
Кадерле әниләребез, без сезнең алда бурычлы. Әлеге бәйрәм көнендә сезгә ныклы исәнлек, иминлек, бәхет телибез. Балаларыгыз сезгә күбрәк кайгырту һәм игътибар күрсәтсеннәр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев