Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Бәйрәм белән!

10 ноябрь-Эчке эшләр хезмәткәрләре көне һәм район полиция бүлеге коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, революциядән соң, Гражданнар сугышы елларында оешкан милициянең бай тарихына күз салмый булмый,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында.-Ул-батырлык, уяулык таләп иткән үзенчәлекле һөнәр, менә шуның өчен милициягә бары тик Ватанга тугры булган, намуслылык һәм гаделлек сүзләрен...

10 ноябрь-Эчке эшләр хезмәткәрләре көне һәм район полиция бүлеге коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, революциядән соң, Гражданнар сугышы елларында оешкан милициянең бай тарихына күз салмый булмый,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында.-Ул-батырлык, уяулык таләп иткән үзенчәлекле һөнәр, менә шуның өчен милициягә бары тик Ватанга тугры булган, намуслылык һәм гаделлек сүзләрен кискен кабул иткән кешеләр генә килә.
Бөек Ватан сугышы елларында җәмгыятьтә тәртип салу, гражданнарны нинди дә булса җинаятьтән саклауны тәэмин итү бигрәк тә авыр була, чөнки әлеге һөнәр ияләре кызылармиячеләр белән беррәттән дошманга каршы көрәш алып баралар. Әмма совет милициясе барлык сынауларны да намуслы үтте.
...Быелгысы елда ул полиция итеп үзгәртелде. Әлеге процесс модернизацияләү һәм психологик планда бик күп эш башкаруны таләп итте. Эчке эшләр органнары эшчәнлегенә бәя бирү эшендә җәмәгатьчелек актив катнашты, чөнки полициянең билгеләнеше-ул гражданнар мәнфәгатьләре һәм иминлеге сагында тору. Район полициясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга һәм гаиләләренә бәхет, иминлек, тынычлык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев