Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Авыл көне

Җәйнең иң матур мизгеле-Сабантуй бәйрәме. Ә менә яңа үзилеләр өчен бу бәйрәм үткән шимбәдә аерым бер үзгә төс алып "Авыл көне" дип билгеләп үтелде. Бәйрәм авылның үзәк мәйданында башланып китте. Бәйрәмне ачып, Илсур Мәхмүтов авылдашларын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмнең ниндиен генә үткәрсәң дә һәрчак финанс мәсьәләләренә килеп төртеләсең....

Җәйнең иң матур мизгеле-Сабантуй бәйрәме.


Ә менә яңа үзилеләр өчен бу бәйрәм үткән шимбәдә аерым бер үзгә төс алып "Авыл көне" дип билгеләп үтелде.
Бәйрәм авылның үзәк мәйданында башланып китте. Бәйрәмне ачып, Илсур Мәхмүтов авылдашларын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.
Бәйрәмнең ниндиен генә үткәрсәң дә һәрчак финанс мәсьәләләренә килеп төртеләсең. Авыл җирлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, бу яктан үзилеләрнең мактанырлыгы бар. Барлык башлангычларда да спонсорлык ярдәме күрсәтүче авылдашлары җитәрлек аларның.Бу бәйрәмнең дә төп спонсоры-Мингалиев Рафик Рәхимҗан улы булды. Шулай ук Рафик Морадыймов, Руслан Әфләтунов, Гыйльметдин Мөксинов, Айсылу Мәхмүтовалар да акчалата ярдәм иткәннәр. Нурлатта яшәүче Рифкать Нәбиуллин махсус көрәшчеләргә дип атап бүләкләр алып кайткан.
Авылда бүгенгесе көндә бик күп күркәм эшләр башкарыла. Бүгенге көндә август аенда уздырылачак Газиз Кашаповның 70 еллык юбилеена әзерлек эшләре алып барыла.
Авыл өчен кайгыртып яшәүче Юныс Хәмидуллин үз чыгышында спонсорларга үзенең рәхмәтен белдерде. -Бүгенгесе көндә авыл олыгая, яшьләр аз. Шулай да авылның гомере озын булсын, читкә киткәннәр авылны онытмасын өчен авылда калганнар сагынып көтсеннәр, төрле юллар белән безне авылга кайтарып тору җаен тапсыннар иде, -дигән теләк белдерде.
Рафик Мингалеев та авыл көне конкрет бер көндә, ел да июльнең беренче шимбәсендә үткәрелсә, барлык авылдашлар ел буена шуны көтеп, әзерләнеп кайтырлар иде, дип үз тәкъдимен җиткерде.
Авыл ветераннар советы рәисе Гамиров Шәймәрдан бабай үзенең котлавында киләчәктә авылда яшьләрнең күпләп калуына өмете барлыгын сиздерде. Яшьләр авылда калсын өчен эш урыннары булу зарур шул. Ә эше барның- ашы да дәвамы да, киләчәге дә бар.
Авылда быел үзләренең гаилә бәйрәмнәрен-25-55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтүче гаиләләрне атап үтү дә нур өстенә нур булды. Ә ике бишле алучы- 55 ел бергә тату-матур гомер итүче Әминә һәм Хәсәнҗан Хәйретдиновлар, Маһинур һәм Фәрхетдин Сәмигуллиннарга бүләккә чиккән түбәтәйләр, матур яулыклар бүләк иттеләр.
Рәсми чыгышлардан соң авылның мәдәни җаны булып торган Алим Идиятуллин уеннарны башлап җибәрде. Бер-бер артлы үткәрелгән ат чабышы, чүлмәк вату, кул көрәштерү, көрәш ярышларында халык бик теләп катнашты.
Ат чабышында Яңа Үзидән һәм тирә-як авыллардан килгән 11 ат катнашты.
Бүләкләр дә мулдан иде. Чабышта катнашучы егетләрнең һәркайсына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үткәрелгән кул көрәшендә җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр бирделәр. Иң шаккатырганы 83 яшьлек Кыямов Фәссах бабайның әлеге ярышта катнашуы булды. «Бер яшьлектә - бер картлыкта» диюләре хактыр, бабай хәтта үзенең бер көндәшен дә җиңде.
Район үзәгеннән, күрше авыллардан, Нурлат шәһәреннән килгән көрәшчеләр баш хөкемдар Радик Сабиров җитәкчелегендә мәйданда бил алыштылар. 6 яшьлек Әнвәр белән Аязның, 5 яшьлек Ризванның үзләреннән дә озын сөлгеләр тотып көрәшүләре мәйдан халкының кәефен күтәрде. Баш батыр исемен Нурлаттан килгән Марсель Гөзаеров алса, 2-3 нче урыннарга Илнур һәм Илсур Сафиннар лаек булды.
Җыелган халыкны аш-су осталары тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Бәйрәм шәп булды, халык күтәренке кәеф һәм оештыручыларга рәхмәт хисе белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев