Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Зәңгәр беретлылар бәйрәме

Узган атнада зәңгәр беретлылар үзләренең бәйрәмнәре-Россия һава-десант гаскәрләре оешуның 12 еллыгын билгеләп үттеләр. Десантчылар яшьләр үзәгеннән төз саф булып үзәк мәйдандагы трибуна каршына таба атладылар. Десантчы Александр Лизунов район башлыгына әзерлек турында рапорт бирде һәм бәйрәм башланды. Камил Гилманов сугышчы-десантчыларны сәламлап, десантчыларның-кораллы көчләрнең элитасы булуын билгеләп үтте, аларның гаиләләренә сәламәтлек,...

Узган атнада зәңгәр беретлылар үзләренең бәйрәмнәре-Россия һава-десант гаскәрләре оешуның 12 еллыгын билгеләп үттеләр.


Десантчылар яшьләр үзәгеннән төз саф булып үзәк мәйдандагы трибуна каршына таба атладылар. Десантчы Александр Лизунов район башлыгына әзерлек турында рапорт бирде һәм бәйрәм башланды.
Камил Гилманов сугышчы-десантчыларны сәламлап, десантчыларның-кораллы көчләрнең элитасы булуын билгеләп үтте, аларның гаиләләренә сәламәтлек, иминлек теләде, әлеге бәйрәмне үткәрү традициягә әвереләчәк, яшь буынга патриотик тәрбия бирү аның төп максаты булачак дип белдерде. Мәйдан өстендә «ура» тавышлары яңгырады.
Мобилизацияләү эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе полковник Рәшит Гәрәев, Чистай шәһәреннән килгән десантчылар, район хәрби комиссары Анатолий Киселев чыгышыннан соң да алар шулай «ура» кычкырып рәхмәт әйттеләр. Сәхнәдә үзешчән артистлар башкаруында десантчылар хөрмәтенә җырлар яңгырады. Аннан соң алар шул ук саф белән үзәк паркка юл тоттылар, хәрби дан обелискы һәм мәңгелек ут итәгенә веноклар, чәчәкләр куйдылар, һәлак булган сугышчы-десантчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бүген район үзәгендә ике Бөек Ватан сугышы десантчысы-Владимир Мастриков белән Николай Жарков һәм Польшада, Венгриядә һәм Чехословакиядә хәрби хезмәтләрдә катнашкан Александр Горбунов яши. Николай Жарков сугышчы иптәшләрен сәламлап, үзенең сугыш юллары үтеп, күп тапкыр яраланып унҗиде яшендә десантчы булуын искә төшерде.
Рәсми өлештән соң бәйрәм Сабантуй мәйданы ипподромында дәвам итте Десантчылар балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе белән берлектә балалар өчен спорт уеннары, конкурслар оештырдылар.
Оештыручылар бәйрәм оештыруга үзләреннән өлеш керткән сугышчы-десантчыларны истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Ә Чистай шәһәреннән килгән десантчылар Константин Холодидин һәм Эмиль Җаббаров район башлыгы Камил Гилмановка, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александровка, десантчы Марсель Кутуевка ВДВ символы төшерелгән сәгатьләр тапшырдылар. Район десантчылары бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгы Камил Гилмановка һәм Сергей Александровка тельняшкалар бүләк иттеләр. Алан өстендә Чистай шәһәреннән килгән Иван Крашениников, Александр Шуркин һәм Ким авыл мәдәният йорты ансамбле башкаруында озак вакыт дәвамында патриотик җырлар яңгырап торды.
Десантчылар бәйрәмне оештыруда спонсор ярдәме күрсәткәннәре өчен район башлыгы Камил Гилмановка, яшүсмерләр һәм спорт мәктәбенә, аның директоры Нияз Хисмәтовка, Дәүләт кино учреждениясенә һәм шәхсән Александр Панюковка, шәхси эшмәкәрләр, бәйрәмне оештыруда катнашы булган граҗданнар Марина Казаковага, Борис Елисеевка, Ленар Ганиевка, Гөлүсә Әгъ- лямиевага, Рафаэл Низаевка, Константин Яковлевка, Әминә Кыямовага, Владимир Козловка, Ландыш Волковага, Хөсәен Шакировка, Айрат Гайфуллинга, Ксения Семеновага, Игорь Васильевка, Вероника Зюзинага һ.б. рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев