Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Зәңгәр беретлар бәйрәме

Иртәгә Россиядә һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Элеккеге десентчылар Марсель Кутуев һәм Александр Лизунов инициативасы буенча тарихта беренче тапкыр бу көнгә багышланган район бәйрәме киң колач алачак. Сәгать 10.00 да десантчылар шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәйданына чакырыла, анда аларны район башлыгы Камил Гилманов, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан полковник Рәшит...

Иртәгә Россиядә һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә.


Элеккеге десентчылар Марсель Кутуев һәм Александр Лизунов инициативасы буенча тарихта беренче тапкыр бу көнгә багышланган район бәйрәме киң колач алачак. Сәгать 10.00 да десантчылар шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәйданына чакырыла, анда аларны район башлыгы Камил Гилманов, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан полковник Рәшит Гәрәев һәм Россия МВД ның Аксубай бүлеге начальнигы Сәлихҗан Сафин котлаячак. Тантаналы өлештән соң десантчылар хәрби дан обелискы һәм мәңгелек ут итәгенә веноклар куячаклар. Биредә үк район Мәдәният йорты артистлары «канатлы җәяүлеләр» хөрмәтенә концерт оештырачак.
Бәйрәмнең икенче өлеше Сабантуй ипподромында дәвам итә. Монда десантчыларга парашюттан сикерү алымнарын, пневматик винтовкадан ату, Калашников автоматын сүтеп-җыю алымнарын искә төшерү, футбол уйнау мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк. Күрше районнардан да десантчыларның кунак булып килүләре көтелә. Ипподромга җыелучыларның барысы да шашлыктан, пылаудан авыз итәчәк, чәй белән сыйланачак..
Оештыручылар ВДВ хәрби хезмәткәрләрен бәйрәмгә гаиләләре, балалары белән көтеп калалар, «Зәңгәр беретлар» белән бәйрәм итәргә теләүче район халкы да чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев