Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

ЗАГС органнарына 95 ел

Киләсе атнада илебез ЗАГС органнары оешуның 95 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге хезмәтне безнең районның ничәмә-ничә буыны елъязмаларын теркәүче орган дип атарга була. ЗАГС органнарының барлык хезмәткәрләре дә яңа туган балаларны, никахларны теркәүне, аерылышуларны оформить итүне, кешеләр үлеменә соңгы нокта куюны гамәлгә ашыралар. Аларның эшләре дә замана белән атлый, «амбар» китаплары...

Киләсе атнада илебез ЗАГС органнары оешуның 95 еллыгын билгеләп үтәчәк.


Әлеге хезмәтне безнең районның ничәмә-ничә буыны елъязмаларын теркәүче орган дип атарга була. ЗАГС органнарының барлык хезмәткәрләре дә яңа туган балаларны, никахларны теркәүне, аерылышуларны оформить итүне, кешеләр үлеменә соңгы нокта куюны гамәлгә ашыралар.
Аларның эшләре дә замана белән атлый, «амбар» китаплары урынына яңа мәгълүмати технологияләр килә. Бүген без өйдән Интернет челтәре аша кабул итүгә языла, никах теркәү көнен һәм вакытын билгели, төрле белешмәләр алуга гариза бирә алабыз һ.б.
Бүгенге көндә автоматлаштырылган мәгълүмати системалы ЗАГСлар республиканың барлык шәһәрләрендә, район үзәкләрендә һәм авыл җирлекләрендә гамәлгә кертелгән. Система ераклашкан керү режимында эшли һәм гражданнар торышы актлары турындагы барлык мәгълүматлар бердәм мәгълүмати ресурс сыйфатында саклана. Бердәм мәгълүмати ресурс мәгълүматларны башка дәүләт органнарына керткәндә мәгълүматларның туры килмәвенә юл куймау мөмкинлеге бирә, шуның өстенә электрон архивка тулы булмаган яки хаталы мәгълүмат кертү мөмкин түгел-система мәгълүматларның дөреслеген автомат рәвештә контрольли. ЗАГС органнары хезмәткәрләренең автоматлаштырылган эш урыннарында гражданнарның шәхси мәгълүматлары сакланмый, бу аерым потенциаль санкциясез керү мөмкинлегеннән саклауны тәэмин итә.
ЗАГС органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына бүген аерым таләпләр тәкъдим ителә һәм Аксубай хезмәткәрләре аны тулысынча башкаралар.
Район ЗАГС ына 20 елдан артык Елена Еграшкина җитәкчелек итә. Беренче тапкыр никах теркәгәндә ничек дулкынланганын ул бүген елмаеп искә ала. Вакыт үтү белән үз-үзеңә ышаныч арта, тәҗрибә туплана.
-Төрле шартларда эшләргә туры килде,-дип сөйли Елена Ивановна,-туктаусыз күченеп йөрүләр, эш барышында даимилек һәм тәртип булмау. Әмма мин ярдәм кулы сузган һәм документларны юридик яктан дөрес тутырырга өйрәткән остазларым булуга шатланып бетә алмыйм. Янәшәмдә эшләүче хезмәттәшләремнән дә уңдым. Баш белгеч Надежда Соснова, Елена Еграшкина янәшәсендә ун елдан артык намуслы эшли.
Алар вакыт үтү белән саргаеп тузган документларны сакчыл ябыштырып, аларны электрон вариантка кертеп, җентекле хезмәт куялар. ЗАГС хезмәткәрләре-күп кенә чараларда катнашалар, оештыручылар булып торалар. Менә ничә ел рәттән инде июль аенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне киң күләмдә билгеләп үтелә. Ә хәзер исә музейда безнең район ЗАГС хезмәте тарихына багышланган күргәзмә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев