Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Туфан истәлегенә укулар

Декабрь аенда Хәсән Туфан музей-йорты район мәгариф бүлеге белән берлектә шагыйрь Хәсән Туфанның туган көненә багышланган бәйге игълан иткән иде. Бәйге өч номинациядә үткәрелде:1-4 нче сыйныф укучылары арасында рәсемнәр конкурсы, югары сыйныфлар өчен Туфанга багышлап шигырь язу һәм Х.Туфан иҗаты буенча фәнни-тикшеренү эшләрен башкару. Укучылар бәйгедә актив катнаштылар. конкурска бик...

Декабрь аенда Хәсән Туфан музей-йорты район мәгариф бүлеге белән берлектә шагыйрь Хәсән Туфанның туган көненә багышланган бәйге игълан иткән иде.


Бәйге өч номинациядә үткәрелде:1-4 нче сыйныф укучылары арасында рәсемнәр конкурсы, югары сыйныфлар өчен Туфанга багышлап шигырь язу һәм Х.Туфан иҗаты буенча фәнни-тикшеренү эшләрен башкару. Укучылар бәйгедә актив катнаштылар. конкурска бик күп эшләр кабул ителде һәм шуларның һәркайсын карап, җиңүчеләр билгеләнде.
21 декабрьдә Иске Кармәт мәдәният йортында «Туфан укулары» үткәрелде. Бирегә бәйгедә җиңүче укучылар һәм Туфан иҗатын яратучылар күп җыелган иде. Кунакларны мәдәният йорты фойесында чәй табыны әзерләп каршы алдылар. Бәйрәмне музей директоры Энҗе Фәрит кызы Туктарова алып барды. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Хәсән Туфан белән якыннан аралашкан кешеләр аның турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Аннан соң укучылар сәхнәдә Туфан шигырьләренә иҗат ителгән җырларны җырладылар, үзләренең шагыйрь абыйларына багышлап иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.
Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Заян улы Мөсабиков җыелучылар алдында чыгыш ясап, якташ-шагыйребезгә багышланган мондый чараны ел саен үткәрергә кирәк, дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Укытучылар аны хуплап каршы алдылар.
Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
«Иң яхшы рәсем» номинациясендә I урын Копанева Екатеринага (Түбән Баланда башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы) бирелде, II урында - Чубурова Анна (Кәкре Күл урта мәктәбе, 4 сыйныф), III урынга Ибәтуллина Гөлчәчәк (Такталы мәктәбе, 7 сыйныф) лаек булды.
Әлеге номинациядә 1 нче сыйныф укучылары Аюханов Ильмирга (АСШ №2) һәм Князькова Полинага (Түбән Баланда башлангыч мәктәбе) кызыксындыру бүләге бирелде.
«Иң яхшы шигырь» номинациясендә I урынга «Туфанга хат» шигыре белән Римма Садыйкова (Аксубай лицее, 11 кл) лаек булды. II урын «Кайсы яктан дисезме?» шигыре өчен Алнур Камаловага (Иске Кыязлы) бирелде, III урынны «Хәсән абыйга» шигырен иҗат иткән Резидә Хәйретдинова (Яңа Дума урта мәктәбе, 9 кл) алды.
Шагыйрь иҗаты буенча эзләнү эшләре алып барган укучылар түбәндәгечә билгеләнде:
I урында-Эльвина Туктарова «Большевикларга хат» эше белән (Иске Кармәт мәктәбе-.
II урында-Лилия Идиятуллина («Шагыйрь иҗаты» Кәкре Күл урта мәктәбе).
III урында Низаева Диана «Туфан шигырьләренә анализ» (Аксубай лицее, 8 кл).
Бәйге шартлары буенча презентация эше каралмаса да, күп укытучылар Туфан иҗатына багышланган презентация эшләре тәкъдим иттеләр. Такталы төп мәктәбе укытучысы Зарипова З.Д. иң яхшы презентация белән чыгыш ясап, мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бәйрәм чарасы Музейга экскурсия белән тәмамланды.
Әлеге чарада катнашучылар музейда алган тәэсирләрдән бик канәгать калдылар һәм музей җитәкчесе Энҗе Туктаровага рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев