Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Троицада яңгыр сорадылар

Аксубай районында Изге Троица көнендә массакүләм күңел ачу йоласы үтә. Түбән Баландада Троицаны билгеләп үтү 17 ел элек яңартылды һәм ул күптән инде православие динен тотучыларның гына түгел, район халкының да яраткан бәйрәменә әверелде. Чиркәүләрдә гыйбадәт кылганнан соң якын-тирә районнардан һәм шәһәрләрдән генә түгел, шулай ук Казан, Тольятти шәһәрләреннән дә...

Аксубай районында Изге Троица көнендә массакүләм күңел ачу йоласы үтә.



Түбән Баландада Троицаны билгеләп үтү 17 ел элек яңартылды һәм ул күптән инде православие динен тотучыларның гына түгел, район халкының да яраткан бәйрәменә әверелде.
Чиркәүләрдә гыйбадәт кылганнан соң якын-тирә районнардан һәм шәһәрләрдән генә түгел, шулай ук Казан, Тольятти шәһәрләреннән дә халык бирегә ашыга, Киров өлкәсеннән дә кунаклар бар иде. Бу юлы Троицаны бәйрәм итү программасына сугыш чоры җырлары да кертелгән иде.


Елдан-ел матурая барган троица аланы быел да кунакларны колач җәеп каршы алды. Баштан монда сәхнә, аннан соң матур итеп бизәлгән кое, агачтан өй, репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл, яңа койма пәйда булган иде, быел исә авылда фонтан ачылды, сәхнә түбәсен кордылар, Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан алмагач бакчасына нигез салынды. Бу мәдәни мирас бердәм ансамбль барлыкка китерә һәм шуннан чыгып, кечкенә авылның зур тормыш белән яшәвен дәлилләп тора - монда инвестор эшли, юл төзелгән, мәктәп-балалар бакчасы комплексы актив эшли.


Район башлыгы Камил Гилманов исә котлау чыгышында шул турыда сөйләде.


-Район игенчеләре чәчү эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкардылар, шифалы яңгырлар явуын көтәбез, ә Троицадан соң ул гадәттә килеп җитә иде, - диде, күк йөзенә ышаныч белән карап, Камил Камалович.


- Бүгенге бәйрәм - ул халыкларны берләштергән, якынайткан шатлыклы көн. Бу бәйрәм шатлыгы һәрбарчабызның да йөрәгенә, күңеленә кагылсын иде, - дип теләде дин әһеле Александр Качаев.


Һәр Троица бәйрәменнән соң яңгыр явып уза иде, "Калина", "Златоцвет", "Урмандеево әбиләре" күңел түреннән чыккан җырлар, гореф-гадәтләр, йолалар белән быел да яңгыр сорадылар. Наилә Крайнова җитәкчелегендәге "Веротенышко" балалар фольклор коллективы һәм сәнгать мәктәбенең "Орхидея" бию коллективы (җитәкчесе - Римма Рыбина) да бәйрәмгә күчтәнәч белән килгәннәр.


Троица аланында әйлән-бәйлән, төрле уеннар уйнадылар, такыя үрделәр, каен минеге белән җилпеп, хасталарны кудылар, хәтта теләк теләп, каен ботагына тасмалар да бәйләделәр. Барысы бергә түгәрәк булып, кулга-кул тотынып тезелеп басып, традицион троица уенын уйнадылар. Өч ярма кушып пешерелгән ботка, йомырка тәбәсе белән сыйландылар, Троица барысына да уңышлар китерсен өчен бер-берсенә су сибештеләр.


Ә соңыннан барысы бергә каен ботагын елга буена алып төшеп, хушлашу әйлән-бәйләненә басып, җырлап, аны күпердән суга ташладылар.
Бу көнне Троицаны Кәкре Күлдә дә бәйрәм иттеләр.


- Сезнең авылда Николай Кондрашев кебек энтузиастлар бар, сез кече ватаныгызны матурайтырга тырышасыз, мәктәп эшләп тора, Түбән Баландадан мәктәпкә кадәр юл төзелә, - диде Камил Гилманов.


Кәкрекүллеләргә кунакка Татарстанның Тукай районыннан, якташыбыз Татьяна Романова җитәкләгән "Ладушка" фольклор коллективы килде. Кәкре Күл мәдәният йортының Николай Кондрашев җитәкчелегендәге "Родные напевы" ансамбле Троицада җырлар, биюләр башкарды, халык уеннарын тәкъдим итте. "Актив" һәм "Капелька" балалар бию коллективлары чыгышы бәйрәм программасының бизәлеше булды.


Бәйрәм соңында бар халык елгага юл алды, каен ботаклары су өстен каплады. Монда яше-карты мәхәббәткә бага: такыя елгадан агып китә икән, димәк, сөйгән яры ярата, бата икән, димәк, алдый. Тасмалар бәйләнгән каен ботагын, авыру-хасталар, кайгы-хәсрәт китсен өчен, елгадан агызып җибәрделәр.


Аксубай районында нәкъ менә Троицадан соң яңгыр коя иде. Бөтен район халкы яңгыр явуын көтте, ә төнлә ялкауланып булса да, яңгыр сибәләп узды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев