Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Сабантуй мәйданы үзенә дәшә

Иртәгесе көннән районның авыл җирлекләрендә кече Сабантуйлар үтә. Дүшәмбе, 11 июнь көнне, район халкын Аксубайның Сабантуй узачак төп мәйданы үзенә чакыра. Сабан бәйрәме сәгать 10.00 да башлана. Күркәм гадәт буенча бу көнне авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү була. Мәйданда шулай ук массакүләмле уеннар, аттракционнар оештырыла. Сәгать 11.30 да ат-спорт ярышларын яратучыларны...

Иртәгесе көннән районның авыл җирлекләрендә кече Сабантуйлар үтә.


Дүшәмбе, 11 июнь көнне, район халкын Аксубайның Сабантуй узачак төп мәйданы үзенә чакыра. Сабан бәйрәме сәгать 10.00 да башлана. Күркәм гадәт буенча бу көнне авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү була. Мәйданда шулай ук массакүләмле уеннар, аттракционнар оештырыла. Сәгать 11.30 да ат-спорт ярышларын яратучыларны Сабантуй ипподромы үзенә чакыра, сәгать 12 дә милли көрәш ярышлары башлана. Ял итәргә килүчеләрне районның үзешчән артистларының бай мәдәни-массакүләм программасы, карусель һәм традицион шашлык белән сәүдә рәтләре көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй