Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Сабантуй – буыннар һәм халык бәйрәме

Аксубайда традицион бәйрәм - Сабантуй булып узды. Быел ул үзенең бай үзенчәлеге белән аерылып торды. Халыкның эшли дә, ял да итә белүе нәкъ менә Сабантуйда чагыла. ...Мәйдан өстенә курай моңы агылды. Бәйрәмне районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров дога укып ачып җибәрде һәм илгә-көнгә иминлек, уңышның мул булуын теләде. Мәйдан дуслар,...

Аксубайда традицион бәйрәм - Сабантуй булып узды.



Быел ул үзенең бай үзенчәлеге белән аерылып торды. Халыкның эшли дә, ял да итә белүе нәкъ менә Сабантуйда чагыла.


...Мәйдан өстенә курай моңы агылды. Бәйрәмне районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров дога укып ачып җибәрде һәм илгә-көнгә иминлек, уңышның мул булуын теләде.
Мәйдан дуслар, сабакташлар белән очрашу урыны булып тора, бәйрәм мохите, ялкынлы спорт ярышлары, төрле халык уеннары белән үзенә җәлеп итә.
Аксубай Сабантуе мәйданы төрле буын һәм милләттән булган меңләгән кешене үзенә җыйды.


Лаләләр чәчәк атты


Агымдагы ел Татарстанда Әдәбият елы дип игълан ителгән. Быелгы Сабантуй мәйданында лалә чәчәкләре пәйда булды, алар ачылгач, эченнән Габдулла Тукай әкиятләре геройлары мәйданга аяк басты. Менә кайда ул көчле Татарстанның куәте, мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләре.


Бүгенге көн бәйрәмнең элеккеге чыганакларына барып тоташа. Сөлгеләр җыю йоласы борынгыдан килгән, Сабантуй бәйрәменә генә хас булган күркәм гадәт. Элек Сабантуйдан соң кияүгә чыккан кызлар ел буена сөлге чиккәннәр һәм алар Сабантуй батырларына өләшенгән. Бүген, әлбәттә инде, беркем дә чигеш чигеп утырмый, әмма күпләр, борынгы йолага тугры калып, үзләре белән бүләкләр алып килгәннәр.


Сабантуй татар халык бәйрәме булып саналса да, Аксубай районында аның милләте юк, ул күптән инде район халкы һәм кунакларның яраткан бәйрәменә әверелде. Сабантуй кунакларын Аксубай җирендә татарларга хас кунакчыллык, чуашларга хас дәртлелек һәм рус халыкларына хас киң күңеллелек белән каршы алдылар.

Районда эшләп килгән рус, татар, чуаш милли үзәкләре Сабантуйның төп бизәге булды дисәк тә ялгыш булмас. Алар Аксубай төбәгенең төп байлыгы - халыклар дуслыгын символлаштырып, мәйдан буйлап горур атлап уздылар. Мәйданда бәйрәм бизәлешенә зур өлеш керткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - район Мәдәният йортының рәссам-бизәүчесе Җәмил Гайфуллинны да хөрмәтләделәр.


Спортчылар парады


Аксубай төбәге спорттагы казанышлары белән дан тота.


Иң оста волейболчылар, хоккейчылар, баскетболчылар, бадминтончылар, чаңгычылар, җиңелатлетчылар, самбочылар, дзюдочылар, футболчылар мәйдан буйлап үттеләр. Парадны Татарстанның физик культура отличнигы - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов җитәкләде.


Спортчылар белән бергә уңышлары һәм казанышлары белән районны еракларга таныткан тренерлар - Рәис Бикушев, Владимир Альметкин, Владислав Мулеев, Александр Скворцов, Ольга Васильева, Анфиса Ишметова, Җәмил Сәйфуллин, Минзөфәр Мөдәрисов, Геннадий Леонтьев, Рәис Бикулов, Фәрхат Гайнуллин, Александр Лодоркин, Валерий Павлов та атладылар. Район спортчылары мәйданда көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтеп, төрле күнегүләр ясадылар.


Уңышның мул булуын теләделәр


-Бу бәйрәм - борынгы һәм шул ук вакытта мәңге яшь булган, табигатьнең җанлануын, йолалар байлыгын, кунакчыллыкны, игенчеләр хезмәтенә дан җырлауны үз эченә алган милли мәҗлес. Ул елның имин килүенә һәм уңышның мул булуына ышаныч уята. Әлеге көн һәрвакыт көтеп алынган шатлыклы вакыйга булды һәм шулай булып кала да, - дип билгеләп үтте кыр батырларын, аксубайлыларны һәм кунакларны тәбрикләү чыгышында район башлыгы Камил Гилманов.-Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре булачак уңышка нигез салуда катнашкан йөзләгән кешенең тырышлыгын, намуслы хезмәтен берләштергән чәчү кампаниясен вакытында төгәлләделәр. Камил Камалович аксубайлыларны һәм кунакларны өч телдә - русча, татарча, чуашча сәламләде. Шулай ук чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлаганнары өчен инвесторларга, агрофирма, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә аталап рәхмәт белдерде.


Тантана гаеплеләрен, район халкын Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәбрикләде:


-Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне татар халкының милли бәйрәме Сабантуй белән ихластан котлыйм! Язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдергән бәйрәм безне борынгы милли гореф-гадәтләргә, йолаларга алып китә, буыннарның ныклы рухи элемтәсен тәэмин итә. Ул чын-чынлап бөтен татар һәм республика халкының көтеп алынган, яраткан бәйрәме. Халык күңеленең көзгесе булган, ялкынлы биюләрне, көчле спорт ярышларын, моңлы көйләрне үзенә туплаган бәйрәм кәеф күтәренкелеге бирә, көч-куәтне арттыра, иртәгесе көнгә ышаныч, өмет уята.


Хезмәтенә күрә бүләге дә


Үзләренең көндәлек фидакарь хезмәтләре белән районның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән алдынгы кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, уңган механизаторлар, шоферлар, агрономнар, терлекчеләр - Сабантуй мәйданында төп урынны биләделәр.


Сабантуй - 2015 әләмен күтәрү бәйрәмнең тантаналы мизгеле булды. Быел бу мактаулы миссиягә механизатор Рифкат Сөләйманов ("Аксу Агро" АФ) һәм Игорь Синдимиров ("Сөт иле Аксу") лаек булды.


Мәйдан уртасына чакырылган игенчеләр, терлекчеләр адресына аерым мактау сүзләре яңгырады. Болар "Аксу Агро" ҖЧҖ механизаторлары Юрий Молоткин, Рифкат Сөләйманов, Алексей Ижутов, "Сөт иле Аксу" ҖЧҖдән - Александр Марков, Игорь Синдимиров, Валерий Елистратов, Рамил Гайфуллин, Николай Бобов, "Аксубай" АФ"дан -Анатолий Герасимов, Эльмир Хамәтҗанов, Юлия Дмитриева, "Актай" ҖЧҖдән - Владимир Степанов, "Сөлчә" АФдан - Илфик Натиев, "Колос" ҖЧҖдән - Александр Романов, "ТАТ АГРО" ҖЧҖдән - Олег Овченников, Аксубай универсаль технологияләр техникумыннан - Николай Пеньков.


Сабантуй мәйданында оста хуҗалык итүләре сәбәпле районның авыл хуҗалыгы тармагы уңышлы үсеш алган авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре - Вәлиҗан Җәлалетдинов ("Аксу Агро"), Фәнис Хәмидуллин ("Сөт иле"), Әхнәф Сөниев ("Аксубай" Агрофирмасы"), Иван Шугаев ("Актай"), Анатолий Савинов ("Аксубай сервис"), Мансур Минебаев ("Сөлчә"), Алексей Чукин ("Колос"), Аксубай универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюповны да хөрмәтләделәр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре ирешкән уңышларда, җитәкчеләр белән берлектә, башкарма директорлар һәм бүлек җитәкчеләре - Владимир Айдов, Рәсим Зарипов, Сергей Маклаков, Габдулла Гатин, Рәдиф Канәфин, Фәндәс Гафиятуллин, Владимир Дмитриевнең дә хезмәт өлеше зур.


Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Хамзә Әхмәтсафин, Дәүләт техник күзәтчелек инспекторы Газинур Зәйдуллин, "Шакиров" КФХ башлыгы Әлфирә Шакирова бүләкләргә ия булдылар.


Район башлыгы Камил Гилманов һәм УСХиП җитәкчесе Хәлил Хәлимов алдынгыларга ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район башлыгы исеменнән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырдылар.


Районнан ике кеше - хезмәт ветераны Владимир Тимофеев - социаль-икътисадый үсешкә, Россия МВДның Аксубай районы буенча эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе урынбасары Ирек Сәлахов - кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклауга лаеклы өлеш керткән өчен Татарстан Дәүләт Советы исеменнән Рәхмәт хатларына лаек булдылар.


"Бердәм Россия"дән теннис өстәле


Республика быел зур үзгәрешләр алдында тора - алда Татарстан Президенты постына кандидатлар һәм муниципаль хакимият органнарына депутатлар корпусын сайлаулар көтә.


Күптән түгел районда "Бердәм Россия" партиясе бүлегеннән депутатлыкка кандидатлар билгеләү буенча праймеризлар тәмамланды.


Сабантуйда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәркәтибе - район башлыгы Камил Гилманов районда "Бердәм Россия" партиясенең иң яхшы башлангыч бүлеге - искетимошкинолыларга теннис өстәле сатып алуга сертификат тапшырды.
Аксубай һәм Димитровград арасында җан дуслыгы


Аксубай районы һәм Димитровград шәһәре арасында дустанә мөнәсәбәт урнашты.


Менә инде 12 ел агымында район Димитровградта Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм үткәрүдә булышлык күрсәтә. Ә димитровградлылар һәр елны безнең Сабантуйда катнашалар. Быел да шәһәр хакимияте башлыгы Николай Горшенин җитәкчелегендә делегация килде.


-Безнең дуслыкка унике ел. Бездә Сабантуй үткәрүдә булышлык күрсәтүегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Төрле милләт халкының гореф-гадәтләре, йолалары да төрле, әмма шундый бәйрәмнәрне оештыру мәдәниятне, халыкның рухын күтәрә, күрше төбәкләрдә яшәүче кешеләрнең бердәмлеген ныгыта, - дип билгеләп үтте Николай Анатольевич. Николай Горшенин милләтара килешүне ныгыту, татар халкының мәдәниятен үстерү һәм саклауга зур өлеш керткәннәре өчен Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилмановка, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александровка, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллинага һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартыновка Димитровград шәһәре исеменнән Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.


Дәрәҗәле кунаклар


Сабантуй дуслар һәм районда туып үскән, бүгенге көндә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр белән очрашу урыны.


Билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне аларның иге-чиге булмады. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова,ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү буенча баш референты Ильяс Гузиаров, ТР Министрлар Кабинетының җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге баш киңәшчесе Ибраһим Мусин, "Татех" ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин, хөрмәткә лаек якташларыбыз - язучы Нәбирә Гиматдинова, журналист Хөсәен Вәлиәхмәтов һ.б. бик күпләр Сабантуйның дәрәҗәле кунаклары булдылар.


Аларның һәркайсы районга ярдәм һәм булышлык күрсәтә. Төп сәхнәдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта катнашучылар, тыл ветераннары һәм пенсионерлар урын алды.


"Президент белән бергә"


"Президент белән бергә" республика хәрәкәте Сабантуйны уздыруда актив катнашучы булды. Татарстанның барлык районнары, шул исәптән безнең районда да бәйрәм үткәрелгән вакытта Хәрәкәт бүлеге үзенең шәхси "Спортлы Татарстан" мәйданчыгын булдыра.


Республика халкы әлеге мәйданчыкларда ГТО нормаларын тапшыруда үзләренең көчләрен сынап карый ала. Иң активлары - истәлекле бүләкләр һәм грамоталар ала. Район башлыгы Камил Гилманов та читтә калмады - ул 16 килограммлы гер күтәреп, яткан килеш гәүдәне төз тотып һәм ике метр озынлыкка сикереп, ГТО нормаларын бик җиңел тапшырды. Спорт мәйданчыгында Димитровград шәһәре башлыгы Николай Горшенин һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров та ГТО нормаларын тапшырдылар.

Хезмәттәшебез - газета хәбәрчесе, "Россия чаңгы юлы", Бөтенроссия йөгерү көне ярышларында күптапкыр призер булган Зинаида Леонтьева озынлыкка сикереп, башка күнегүләр ясап, ГТО нормасын үтәде. Сабантуйның спорт мәйданчыгында барлыгы 420 аксубайлы ГТО нормаларын тапшырды.


"Президент белән бергә" Татарстан хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм спорт күнегүләрен пропагандалауга зур игътибар бирә. Татарстан бүген - Россиянең спорт белән шөгыльләнү өчен иң яхшы инфраскруктурага ия булган спорт башкаласы. Республикада Россиянең генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдәге эре спорт вакыйгалары уздырыла. Тиздән спортның су төрләре буенча күләмле халыкара Чемпионат үтә, ә 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья Чемпионаты этабын кабул итәчәк.
Халык уеннарда катнашты, чүлмәк ватты
Сабантуй күпләр өчен күңелле ял итү бәйрәме генә түгел, җитезлектә көч сынашу да. Район Сабантуе тантаналы төстә ачылганнан соң, мәйданда иң җитезләр баганага менеп, әтәч алырга маташтылар, балалар да, өлкәннәр дә капчык киеп йөгерү, сикерү, күзләр бәйләнгән килеш чүлмәк вату кебек уеннарда ярыштылар. Трибуна алдындагы мәйдан спорт аренасын хәтерләтте. Монда гер күтәрүчеләр, армспортны яратучылар, көрәшчеләр көч сынашты.


Милли мәйданчыклар


Сабантуйның төп сәхнәсеннән бераз гына арырак традицион милли культуралар шәһәрчеге урнашкан, монда рус, татар, чуаш халык һәм заманча җырлар яңгырады. Һәр мәйданчык хуҗалары кунакларны милли ризыклардан авыз итәргә, яраткан халык көйләре астында биергә чакырдылар.


Һөнәри осталыкны күрсәтү һәр милли мәйданчыкның үзенчәлеге булды.


Тояк тавышлары астында...


Сабантуй ипподромы атлы спорт ярышларын яратучыларны үзенә җыйды.


Ат узышлары, милли көрәш кебек үк, һәрвакыт Сабантуйның төп ярышларының берсе булып торды. Быел ярышлар милли киемнәргә киенгән наездниклар парады белән ачылып китте.
Бу бик кызыклы һәм мавыктыргыч күренеш, күпләр нәкъ менә Аксубай юртаклары өчен көч бирергә килделәр.


Атлар чабышында һавага күтәрелгән тузан белән бергә, азарт һәм көндәшлек рухы да әллә кайдан сизелеп торды. Ул тамашачыларга да күчте. Аксубайлылар бигрәк тә яшь ат йөртүчеләр Ольга Шугаева, Рәзилә Хәмитова һәм Анна Янилкинага көч биреп, җан атып тордылар.


Батыр исеме билгеле булды


Бил алышу келәмендә көрәшчеләр сынатырга теләмәделәр. Монда Сабантуй батыры исемен алу өчен узган елларның дәртле көрәшчеләре һәм беренче тапкыр келәмгә аяк басучылар бил алышты, җанатарлар аларны шау-гөр килеп күзәтте.


Быел, көндәшләренә җиңүгә бер генә шанс та калдырмыйча, Димитровград шәһәреннән Сергей Павлик Сабантуй-2015нең абсолют батыры булды.
Сабантуйның спорт ярышлары турында газетаның киләсе санында укыгыз. Фотоларны aksubayevo.ru. сайтыннан карагыз.
Людмила ЖАРЕНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев