Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Рамазан гаетебез мөбәрәк булсын!

Мактау-хәмедләребез ,барча барлыкның Хуҗасы-Аллаһ Раббыбызга булып, күңел түрләребездән чыккан сәлам-салаватларыбыз расүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәламгә һәм аның гаиләсенә, сахаби - кирам дусларына ирешсә иде. Без, мөселманнар, бу айны дулкынланып көттек һәм Раббыбызга карата булган тәкъвалык, тәвәкәллек белән олуг ураза гыйбәдәтендә уздырдык, инде Рәхмәт, Мәгъфирәт, Җәһәннәмнән котылу аен кайгырып озатабыз.Сөекле рәсүлебез (Аллаһның аңа...

Мактау-хәмедләребез ,барча барлыкның Хуҗасы-Аллаһ Раббыбызга булып, күңел түрләребездән чыккан сәлам-салаватларыбыз расүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәламгә һәм аның гаиләсенә, сахаби - кирам дусларына ирешсә иде.


Без, мөселманнар, бу айны дулкынланып көттек һәм Раббыбызга карата булган тәкъвалык, тәвәкәллек белән олуг ураза гыйбәдәтендә уздырдык, инде Рәхмәт, Мәгъфирәт, Җәһәннәмнән котылу аен кайгырып озатабыз.Сөекле рәсүлебез (Аллаһның аңа сәләме булсын): "Кем рамазан аен шатланып каршы алса һәм моңсуланып, кайгырып озатса, ул кешегә - җәннәт"- диде.
Корьән аебызның соңгы көннәрен тагын да күркәмлек белән үткәрик. Өсләребездәге ваҗиб булган һәр кеше башыннан бирелә торган фитра садакаларбызны тиешле урыннарга тапшырыйк. Фәкыйрь, мескен, мохтаҗларны сөендерик, кардәшләрем.
19 август көнне үтәчәк Рамазан гаете бәйрәме бөтен ил вә халыклар бәйрәме булсын.
Аллаһ Раббыбыз барчаларыбызга иман ныклыгы,тән сәламәтлеге бирсен. Ошбу сәгәдәт булган Рамазан гаетләребезне шатлык, күркәмлек белән үткәрергә насыйп әйләсен.

Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров.


19 август көнне Аксубай районы мәчетләрендә узачак Рамазан гаете чараларының тәртибе: 4:40-иртәнге намаз;5:00-вәгазъ сөйләү; 5:50-Рамазан гаете намазы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев