Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Мөхтәрәм мөселман-мөслимә кардәшләрем! Барчаларыгызны рәхмәт, хата-гөнаһлардан арыну, тәмуг утыннан котылу ае, айларның солтаны-Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәм! Бу ай рәхмәте чиксез булган Раббыбызның безләргә булган бүләгедер. Рәхмәте чиксез булган, безләрне юктан бар итүче бердәнбер иләһебез-Аллаһу Тәгалә ,бу Рамазан ае уразаларыбызга да әҗерне чиксез иттереп бирсә иде. Бу- форсат һәм...

Мөхтәрәм мөселман-мөслимә кардәшләрем! Барчаларыгызны рәхмәт, хата-гөнаһлардан арыну, тәмуг утыннан котылу ае, айларның солтаны-Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәм!


Бу ай рәхмәте чиксез булган Раббыбызның безләргә булган бүләгедер. Рәхмәте чиксез булган, безләрне юктан бар итүче бердәнбер иләһебез-Аллаһу Тәгалә ,бу Рамазан ае уразаларыбызга да әҗерне чиксез иттереп бирсә иде. Бу- форсат һәм мөмкинлек, әдәп вә әхлак ае, Изге Корьән, сабырлык ае.
Рамазан шәриф аенда тоткан уразаларыбыз,гомумән барча айларда һәм көннәрдә тоткан уразаларыбызның максаты изге һәм бөектер. Аның максаты аш- казаннарына аш вә су бирмәүдән генә түгел, ә аңлавыбызча бик мөһим булган нәрсәдән тора, ягьни үзебезнең маңгай күзләребезгә дә, колакларыбызга да, кул-аякларыбызга да, ә иң әһәмиятлесе йөрәк-калебебезгә тәрбия бирүебездән торадыр.
Раббыбызның рәхмәте белән 19 июль көнне тәравих намазларыбызны үтәрбез,ә 20 июль мөбәрәк җомга көнне Рамазан ае уразасында булырбыз иншаллаһ.
Рамазан аебыз шатлыкка сәбәп булсын.Хөрмәтле рәсүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәлам: ураза тоткан кешенең ике олуг шатлыгы бар, беренчесе - ифтарын кылганда, ә икенчесе Раббысы хозурына барып әҗерләрен күргәч, -диде.
Аллаһ Раббыбыз барчаларыбызга иман ныклыгы,тән сәламәтлеге бирсен. Ошбу фарыз булган Раббыбызның әмерен җиңеллек белән үтәргә насыйп булсын. Ошбу айда изгелекләребез, сәҗдәләребез күп булса иде. Илләребезгә вә көннәребезгә тынычлык-иминлекләр булсын. Аллаһүмә әмин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев