Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Пасха бәйрәмендә

Бу көннәрдә православие христианнары үзенчәлекле Пасха бәйрәмен билгеләп үтәләр. Дини күзлектән чыгып фикер йөрткәндә, бу бәйрәм яңадан терелү мөмкинлеге барлыгын искәртә, һәм аллага якынрак булырга чакыра. Шуның өчен төп тантана төнге гыйбадәт кылуга туры килә. Алар районның барлык православие чиркәүләрендә дә уздырылды. Төп тантана Аксубайның үзәк чиркәвендә барды. Монда Пасха...

Бу көннәрдә православие христианнары үзенчәлекле Пасха бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Дини күзлектән чыгып фикер йөрткәндә, бу бәйрәм яңадан терелү мөмкинлеге барлыгын искәртә, һәм аллага якынрак булырга чакыра. Шуның өчен төп тантана төнге гыйбадәт кылуга туры килә. Алар районның барлык православие чиркәүләрендә дә уздырылды.
Төп тантана Аксубайның үзәк чиркәвендә барды. Монда Пасха төнендә ике йөзгә якын кеше җыелды. Алар арасында район үзәгенең православие динен тотучылар гына түгел, авыллардан килгән кешеләр дә бар иде. Чиркәү эченә барысы да сыймады, шуның өчен алар чиркәү тирәли тәре тотып әйләнделәр. Әлеге йола яшь аксубайлыларны аеруча да җәлеп итә. Чиркәү хоры җырлары астында алар кулларындагы шәмнәрне зур саклык белән тотып бардылар. Әлеге чара караңгы төнгә кадәр дәвам итте.
Тәре тотып әйләнү күккә менүне символлаштыра, дингә ышанучылар догалар укып, шәмнәр тотып, күккә күтәреләләр имеш.
Пасха көнендә район авылларында бәйрәм концертлары узды. Быел Пасха бәйрәмнәре Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тулуга багышланган тантаналар белән бергә үрелеп барачак. Шул рәвешле, фашизм белән көрәшкә күтәрелгән халыкның батырлыгы да яктыртылачак. Әлеге якты пасха атналыгында чиркәүдә Иерусалимнан безгә килеп җиткән изге ут янып торачак. Теләүчеләр әлеге утны өйләренә алып кайта алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев