Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Матбугат көне белән!

Район газетасы районның иҗтимагый-сәяси тормышына ныклап үтеп керде. Бүген ул икътисад һәм социаль проблемаларны, халыкның рухи бердәмлеген элеккегә караганда да күбрәк яктырта, диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында. Матбугат бәйрәме - ул "ирек" һәм "җаваплылык" төшенчәләренең үзара ныклы бәйләнешен тагын бер кат искә төшерү өчен сәбәп булып тора. Чөнки каләм...

Район газетасы районның иҗтимагый-сәяси тормышына ныклап үтеп керде.


Бүген ул икътисад һәм социаль проблемаларны, халыкның рухи бердәмлеген элеккегә караганда да күбрәк яктырта, диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында. Матбугат бәйрәме - ул "ирек" һәм "җаваплылык" төшенчәләренең үзара ныклы бәйләнешен тагын бер кат искә төшерү өчен сәбәп булып тора.
Чөнки каләм иреге югары җаваплылык таләп итә, менә шуның өчен әйтелгән һәм басылган сүз гаять зур көчкә ия, ул төзи дә, җимерә дә ала. Ирекле шартларда журналист этикасы аерым билгеләнеш ала.
Район газетасы коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм, сезнең үткен сүзегез кешеләрдә бары тик изге фикерләр генә уятсын, алга таба да районда бердәмлек һәм тотрыклылыкны ныгыту өчен хезмәт итсен иде. Сезгә ныклы исәнлек, һөнәри җиңүләр һәм яңа иҗат уңышлары телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев