Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Изгелек бәйрәме

Үткән пәнҗешәмбе көнне мөселманнар ислам диненең иң бөек бәйрәмнәренең берсе Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Иртәнге намазга кадәр районның төп мәчетенә бик күп халык җыелды. Мәчет бинасы бәйрәм вәгазен тыңларга, ә аннан соң бәйрәм намазын укырга килүче мөселманнар белән шыплап тулган иде. Корбан гаете бәйрәмендә район башлыгы Камил Гилманов, район оешмалары...

Үткән пәнҗешәмбе көнне мөселманнар ислам диненең иң бөек бәйрәмнәренең берсе Корбан гаетен билгеләп үттеләр.


Иртәнге намазга кадәр районның төп мәчетенә бик күп халык җыелды. Мәчет бинасы бәйрәм вәгазен тыңларга, ә аннан соң бәйрәм намазын укырга килүче мөселманнар белән шыплап тулган иде. Корбан гаете бәйрәмендә район башлыгы Камил Гилманов, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре дә катнашты.
Намаз укыганчыга кадәр районның имам мөхтәсибе Равил Хәзрәт Зөфәров җыелучыларның барысын да асылы кеше канын коюны тыюга юнәлдерелгән бәйрәм белән котлады. Корбан бәйрәме - ул гуманлылык һәм толерантлылык бәйрәме. Аны үткәрү вакытында, ә ул өч көн дәвам итә, мөселманнар ата-бабаларының каберләрен зыярәт кылалар, Ходай Тәгаләдән иминлек, тынычлык, сәламәтлек сорыйлар, сәдака өләшәләр.
Район башлыгы мәчеткә йөрүчеләрне әлеге изге бәйрәм белән котлады. Ул барысына да иминлек, бәхет, тынычлык, үзара килешү теләде. Бергәләп бәйрәм намазы укыганнан соң мөселманнар корбан чалырга таралаштылар.
Равил хәзрәт Зөфәров, бәйрәмгә кадәр мәчет тирәсен төзекләндердек, карт агачларны кистек, язга чәчәк түтәлләре булдыру өчен җирне эшкәрттек, койма тотуга керештек, дип билгеләп үтте. Әлеге изге эштә район башлыгы Камил Гилманов, Фәрхат Аюпов, Рәмис Сафиуллин, Вазыйх Нәсыйбуллин, Леонид Охотников, Игорь Шугаев һ.б. зур ярдәм күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев