Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Икмәк тә бар, җыр да

Узган шимбәдә Чув. Енорускинода үткән Авыл көне "Икмәк булса, җыр да була" дигән гыйбарәне тагын бер кат исбатлады. -Аллага шөкер, без бүген ата-бабаларыбыз да хыялланмаган мул тормышта яшибез. Авыл көне бәйрәмен үткәрү ул безнең ата-бабаларыбызны искә алу, аларга дан җырлау йоласы дияргә була,-дип сөйли безнең белән әңгәмәдә авыл аксакалы Леонид...

Узган шимбәдә Чув. Енорускинода үткән Авыл көне "Икмәк булса, җыр да була" дигән гыйбарәне тагын бер кат исбатлады.


-Аллага шөкер, без бүген ата-бабаларыбыз да хыялланмаган мул тормышта яшибез. Авыл көне бәйрәмен үткәрү ул безнең ата-бабаларыбызны искә алу, аларга дан җырлау йоласы дияргә була,-дип сөйли безнең белән әңгәмәдә авыл аксакалы Леонид Енизеркин.
Ә авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин үз чыгышында авылның оешу тарихын искә төшереп сөйләде, өч йөз ел элек өч бертуган Акепай, Ильдерек һәм Ендрус гасырлык урманны чистартып, чишмәләргә якын урында бүгенге өч җирлек-Аксубай, Ильдеряк һәм Енорускино авыллары урынына беренче чөйне кагалар.
Бәйрәм үткәрү идеясын район хакимияте генә түгел, "Бердәм Россия" партиясе бүлеге дә хуплаган. Чөнки Россия һаман да булса әхлак бишеге булып торган кечкенә авыллардан башлана.
Авыл көне ЗАГСтан турыдан-туры бәйрәмгә килгән яшь өйләнүшечеләр-Ольга һәм Алексей Емельяновларны котлаудан башланды. Яшь парлар спонсор-бәйрәм инициаторларының берсе булган Республика ЧНКА җитәкчесе Константин Яковлевтан бүләк алдылар. Бу көнне быел көмеш, алтын, энҗе һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлар һәм шулай ук ветеран-педагоглар, авыл аксакалларына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар гомерләре буена колхозда эшләп, сугыш чоры авырлыкларын да, ачлык-ялангачлыкны да үз җилкәләрендә татыйлар.
Авыл халкы кунакларны ачык йөз белән каршы алып, төрле сый-хөрмәт белән сыйлады.
Бәйрәмдә катнашучыларны район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ТР Президент аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсе вәкиле Вячеслав Никифоров, ТР халыклар Ассамблеясы җитәкчесе Николай Владимиров ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, шулай ук Әлмәт, Түбән Кама, Нурлат, Лениногорск, Чистай һәм башка районнардан, Самарадан килгән кунаклар котлады.
Чуаш эстрадасы йолдызлары Валентина Кузнецова, "Янташ" ансамбле, Лениногорск районының җыр ансамбле һәм район үзешчәннәре үзләренең чыгышлары белән тамашачылар күңелен яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев