Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Иң яхшыларны бүләкләделәр

Сентябрьнең беренче якшәмбесендә район хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Тантаналы шартларда район газчыларын район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин һәм "Лениногорскгаз" ЭПУ начальнигы Әнәс Вәлиев котлады. Район газчылары халыкка, коммуналь-көнкүреш һәм сәнәгать предприятиеләренә өзлексез газ бирүне тәэмин итәләр. Без бүген зәңгәр ягулыкның...

Сентябрьнең беренче якшәмбесендә район хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр.


Тантаналы шартларда район газчыларын район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин һәм "Лениногорскгаз" ЭПУ начальнигы Әнәс Вәлиев котлады.
Район газчылары халыкка, коммуналь-көнкүреш һәм сәнәгать предприятиеләренә өзлексез газ бирүне тәэмин итәләр. Без бүген зәңгәр ягулыкның безнең өйләргә даими килеп торуына күнегеп беттек, аның куркыныч булуы турында уйлап та карамыйбыз. Ә бит район башлыгының үзенең котлавында газ хезмәткәрләрнең теләсә нинди ситуациядә оператив эшләүләре өчен рәхмәт белдерүе юкка гына түгел. Янгын килеп чыкканда да газчылар бәла урынына беренчеләрдән булып килеп җитәләр. Газ хезмәткәрләренең үз эшләренә җаваплы карап, барлык профилактик чараларны вакытында үткәреп, гадәттән тыш ситуацияләрдә оператив эшләүләре нәтиҗәсендә без зәңгәр ягулык белән эш иткәндә бернинди дә уңайсызлыклар тоймыйбыз.
Тыйнак кына үз хезмәтләрен үтәүче әлеге һөнәр ияләренең газга бәйле килеп туган гадәттән тыш хәлләрдә үзләренең фидакарьлекләрен күрсәтүләре, аларның һөнәри осталыклары югары дәрәҗәдә булуларына бер күрсәткеч булып тора .
Бәйрәмдә"Газпромтрансгаз Казань" ООО генераль директоры Рәфкать Габделхай улы Кантюков исеменнән газчыларны "Лениногорскгаз" ЭПУ начальнигы Әнәс Вәлиев тәбрик итте. Безнең районның газ хезмәте эшен анализлап, ул эчке мәсьәләләргә тукталды һәм Аксубай коллективында үз эшләренә җаваплы караган, бу өлкәдә озак еллар хезмәт куйган тырыш хезмәткәрләр эшләвен ассызыклады. Газ хезмәте ветераны, 16 ел диспетчер булып эшләп лаеклы ялга киткән Зоя Михайловна Мельникованы бүләкләү моңа дәлил булды. Әнәс Кави улы слесарь Рамил Мусин белән шофер Сергей Пименовны "Лениногорскгаз" ЭПУ Мактау Грамотасы белән бүләкләде.
АДС начальнигы урынбасары Евгений Федоров район башлыгы Мактау Грамотасына лаек булды.
Юныс Хәмидуллин (район газ хезмәтен 9 ел җитәкләгән шәхес) шофер Владимир Паршунинга (рәсемдә), слесарь Вячеслав Копаневка, Әлфит Искәндәровка район башлыгы Рәхмәт хатын тапшырды. Барлык хезмәткәрләргә бер оклад күләмендә акчалата бүләк биреләчәк. Бу көнне Татар Сөнчәлесе авылында газ көйләүче булып эшләүче Газинур Әхмеровның улы Әмирнең дөньяга килүендә искә алып үттеләр. Балалары беренче сыйныфка баручы хезмәткәрләрне дә онытмадылар-быел белем дөньясына аяк басучы дүрт малайга бүләкләр бирделәр. Аларны әлеге тантаналы чарага әти-әниләренең һәм аларның коллегаларының лаеклы хезмәт куюлары турында күрсәтер өчен махсус чакырып китерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев