Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Җиңү бәйрәме белән!

Кешелек тарихында иң канкойгыч сугышның тәмамлануын бөтен дөньяга хәбәр итеп җиңү салютлары күккә атылган көннән алып 67 ел вакыт үткән,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында. - 9 Май безнең өчен һәрвакыт изге булды. Җиңү алып килгән 1945 елның мае бездән никадәр ераклашкан саен, безнең җиңүне якынайтучыларга карата мөнәсәбәтебез шулкадәр...

Кешелек тарихында иң канкойгыч сугышның тәмамлануын бөтен дөньяга хәбәр итеп җиңү салютлары күккә атылган көннән алып 67 ел вакыт үткән,-диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында.


- 9 Май безнең өчен һәрвакыт изге булды. Җиңү алып килгән 1945 елның мае бездән никадәр ераклашкан саен, безнең җиңүне якынайтучыларга карата мөнәсәбәтебез шулкадәр сакчыл булырга тиеш. Исәннәргә игътибар һәм хөрмәт күрсәтеп, без яу кырында башларын салган сугышчылар, сугыштан исән-имин кайтып, анда алган яралардан вафат булган, чираттагы Җиңү көненә кадәр яши алмаган ветераннарыбыз турында да онытырга тиеш түгелбез.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәтчәннәре! Солдатларның тол калган хатыннары! Без сезнең сугышчан һәм хезмәт батырлыкларыгызны мәңге онытмабыз! Тыныч күк йөзе һәм иминлек, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм телибез. Һәр яңа туган көн сезгә шатлык-куанычлар гына алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 Май Җиңү бәйрәме белән