Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Хокукларны һәм ирекне яклап

2012 елның 12 гыйнварында Россиядә прокуратура органнары оешуның 280 еллыгы билгеләп үтелә. 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Россия прокуратурасына нигез сала. Петр I нигез салган прокуратура эшчәнлеге төрле эшләрдәге тәртипсезлекләр, гадел булмаган суд эшчәнлеге, ришвәтчелек һәм законсызлык китереп чыгарган гаделсезлекләрне «юк итү яки йомшарту» бурычын үз эченә ала. 18...

2012 елның 12 гыйнварында Россиядә прокуратура органнары оешуның 280 еллыгы билгеләп үтелә.


1722 елның 12 гыйнварында Петр I Россия прокуратурасына нигез сала.
Петр I нигез салган прокуратура эшчәнлеге төрле эшләрдәге тәртипсезлекләр, гадел булмаган суд эшчәнлеге, ришвәтчелек һәм законсызлык китереп чыгарган гаделсезлекләрне «юк итү яки йомшарту» бурычын үз эченә ала. 18 гыйнварда Петр I Павел Иванович Ягужинскийны Сенатның беренче Генерал-прокуроры итеп билгели.
1864 елда булган суд реформасы, атап әйткәндә, хөкем итүгә кагылышлы «хөкем итү өлкәсендәге үзгәртеп коруларның төп башлангычларын» билгели, «хөкем итү урыннарында, аларга зур һәм күпсанлы авырлыклар йөкләнү сәбәпле үзенә бертөрле прокурорлар булырга тиешлеген билгели һәм шулай ук «гаепләү власте суд властеннан аерыла» дип аңлаталар.
1917 елның 24 ноябрендә илдә югары органнарның берсе-Халык комиссарлары Советы тарафыннан суд турында 1 нче номерлы Декрет кабул ителә, аңа нигезләнеп, Октябрь революциясенә кадәр эшләп килгән судлар, суд тикшерүчеләре институтлары, прокуратура күзәтүе һәм шулай ук присяжный һәм шәхси адвокатура күзәтүе бетерелә. Аларның функцияләрен яңа оешкан халык судлары һәм шулай ук революция трибуналлары үз өсләренә алалар.
1922 елның 28 маенда Прокуратура күзәтүе турындагы Положение кабул ителә, аңа нигезләнеп юстициянең халык комиссариаты (нарком) составында Дәүләт Прокуратурасы булдырыла.
Заманча Россиядә прокуратураның хокуки-дәүләт статусы 1995 елның 17 ноябрендә кабул ителгән «Россия Федерациясе прокуратурасы турында» гы Федераль закон белән ныгытыла. Законлы үзгәрешләр нигезендә Россия Федерациясе прокуратурасы хакимиятнең бер генә тармагына да кермәгән структуралы һәм функциональ мөстәкыйль дәүләт органы буларак формалаша.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе прокуратурасы-ул Россия Федерациясе Конституциясе һәм Россия территориясендә гамәлдә булган законнар үтәлешен күзәтүне, закон тарафыннан җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклауны гамәлгә ашырган бердәм федераль үзәкләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев