Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Хезмәт һәм дуслык бәйрәме

Милли Сабантуй бәйрәме алдыннан район газетасы журналистлары күптәнге күркәм гадәт буенча район башлыгы Камил Гилманов белән әңгәмә кордылар. - Камил Камалович, борынгы, күңелле, үзенчәлекле Сабантуй халыкның яраткан бәйрәме. Быел игенчеләр, тулаем алганда, районның авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре сабан бәйрәмен нинди уңышлар белән каршы алалар? - Район территориясендә рус, татар, чуаш...

Милли Сабантуй бәйрәме алдыннан район газетасы журналистлары күптәнге күркәм гадәт буенча район башлыгы Камил Гилманов белән әңгәмә кордылар.



- Камил Камалович, борынгы, күңелле, үзенчәлекле Сабантуй халыкның яраткан бәйрәме. Быел игенчеләр, тулаем алганда, районның авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре сабан бәйрәмен нинди уңышлар белән каршы алалар?


- Район территориясендә рус, татар, чуаш һәм башка милләт вәкилләре дус һәм тату, бердәм булып яшиләр. Безнең йолалар, гореф-гадәтләр, тамырларыбыз үзара бәйләнгән. Без бер гаилә булып яшибез, районны бергәләп төзекләндерәбез, тырышып хезмәт куябыз, бәйрәмнәребез дә уртак. Сабантуй ярышларында катнашабыз, Троица, Уяв әйлән-бәйләнендә кулга-кул тотынып басабыз. Безнең эш-мәшәкатьләребез дә, максатыбыз да бер - район иминлеге өчен хезмәт кую.


Быелгысы ел тарихта бөек дата - фашистлар Германиясен Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү белән истәлекле булды. Моны искә алып үтми мөмкин түгел, чөнки немецлар нәкъ менә бездә Сабантуй үткән көнне илебезгә басып кергәннәр. Бүгенге көндә исән булган ветераннар кебек, без дә бу турыда белергә һәм беркайчан да онытмаска тиеш. Сугыш ветераннары өчен һәр Сабантуй хәтирәләр алып килә.


Шулай да Сабантуй бәйрәмендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аерым хөрмәт күрсәтелә. Авыл хуҗалыгы производствосы бүгенге көндә район икътисады нигезе булып тора. Быелгысы ел чираттагы кризистан башланды. Шуңа карамастан, яз, аның белән бергә техникаларны, чәчүлек материалны әзерләүне, минераль ашламалар кертүне таләп иткән кыр эшләре чоры да якынлашты.


Быел чәчү сезоны һава торышы планында көйсезрәк булса да, игенчеләр кыр эшләре комплексын кыска агрономия срокларында һәм югары сыйфатлы итеп үткәрделәр.


- Чәчү мәйданнарының, авыл хуҗалыгы тармаклары хезмәткәрләре штатының кыскаруына, ашламалар кертүнең кимүенә, тулаем әйткәндә, әлеге тармак эшенә кризис йогынты ясадымы?


- Кризис булды, әмма сизелерлек түгел. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар авырлыкларны җиңәргә, теләсә нинди хәлдән чыгу юлын табарга күнеккәннәр инде. Кризис игенчеләрне дә тапкырлыкка өйрәтте - алар ашлама кертүне экономияләү максатыннан пар җирләре белән эшләргә, табигать тарафыннан бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланырга өйрәнделәр, үсемлекләр өчен мөһим булган дымны саклап калу, чәчү вакытын тизләтү өчен ике сменада армый-талмый тырышып эшләделәр.


Быел көзге культуралар кышны яхшы чыкты, димәк, мул уңышка нигез бар. Шул ук вакытта май аенда яуган яңгырлар җир куенына салынган орлыкларның яхшы шытып чыгуына ярдәм итте. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сабан культуралары мәйданнарын тәрбияләү белән мәшгуль, ә инде көзге культураларның башаклануы күзәтелә.
- Димәк, чәчү кампаниясе кыенлыкларга карамастан уңышлы үтте һәм монда, һичшиксез, җитәкчеләрнең дә тырышлыгы зурдыр, мөгаен.


- Беренче чиратта Хәлил Хәлимов җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең консультатив эшен, район территориясендә эшләүче инвесторлар, күмәк фермер хуҗалыклары тырышлыгын билгеләп үтәсе килә.


Рәис Сөләйманов җитәкләгән "Агроинвест УК" ЯАҖ һәрвакыттагыча иң алдынгы инвесторларның берсе. Аның безнең райондагы тәҗрибәле авыл хуҗалыгы белгече Вәлиҗан Җәләлетдинов җитәкләгән "Аксу Агро" бүлеге чәчүне беренче булып тәмамлады. Бу хуҗалыкта терлекчелек тармагына гаять зур инвестицияләр кертелгән. Менә шуның өчен чәчү мәйданнары структурасында төп игътибар азык культураларына бирелгән. "Аксу Агро" хезмәтчәннәре техникаларны хәзерләү, шикәр чөгендере чәчүдә дә аерылып тордылар.


"Аксубай" агрофирмасы инвесторлар - генераль директор Илнар Сөниев һәм аның урынбасары Әхнәф Сөниев килү белән икенче сулыш алды. Аксубай җирендә ел ярым хуҗалык итү вакытында алар игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да эшне ничек итеп оста алып барып булуын күрсәттеләр. Сөниевләр районга йөз миллионга якын инвестиция керттеләр. Яңа техника, ашламалар, авыл хуҗалыгы машиналары сатып алдылар, азык хәзерләү белән максатчан шөгыльләнәләр - чәчү мәйданнарының күләмле өлешен кукуруз культурасы били, рапс, судан үләне чәчелгән. Боларның барысы да таналар үстерү белән шөгыльләнгән хуҗалыкта азыкларның тулы кыйммәтле рационын тәшкил итә, сөтчелек юнәлеше дә үсеш ала, әйтик, узган ел белән чагыштырганда, агрофирмада дүрт тоннадан артык сөт савып алынган. Монда "Түбән Савруш" бүлегендә 400 башка исәпләнелгән ферма файдалануга тапшырылды, "Иске Савруш" бүлегендә 300 башка исәпләнгән ферма үзгәртеп корыла.


Фәнис Хәмидуллин җитәкчелек иткән "Сөт иле Аксу" агрофирмасы өчен дә чәчү компаниясе җиңелләрдән булмады, барыннан да элек, психологик планда. Агрофирма банкротлык процедурасын үтә. Әмма биредә төшенкелеккә бирелмәгән, эш агымын көтмичә, тулы куәткә хезмәт куярга күнеккән энтузиастлар эшли. Агрофирманың тәҗрибәле механизаторлары җиргә һәм районга тугрылыкларын дәлилләделәр. Алар беренчеләрдән булып техниканы әзерлек линейкасына куйдылар һәм чәчүне дә уңышлы төгәлләделәр. Ул гына да түгел, күршеләргә дә ярдәмгә килделәр - чәчү агрегатлары Лаеш районында бөртеклеләрне чәчүдә катнашты. Бүген районда азык, сенаж, печән хәзерләү уңышлы бара.


Иван Шугаев җитәкләгән "Актай" агрофирмасы да уңышлары белән куандыра. Монда күп кенә юнәлешләр - игенчелек, терлекчелек, ат асрау, ат спорты, җитештерүдә тотрыклы үсеш күзәтелә. "Актай" басуларында мул уңышка ышанычлы нигез салынды. Ә агрофирманың чабышкы атлары районны гына түгел, абруйлы Россия ярышларында катнашып, Татарстанны да еракларга таныталар.


"Алтэкс" агрофирмасы да мактау сүзләренә лаек. Алмас Заһидуллин җитәкчелегендә инвестор игенчелектә дә, терлекчелектә дә уңышлы һәм ышанычлы алга бара. Агрофирма чәчү компаниясен кыска срокларда һәм сыйфатлы башкару мөмкинлеге биргән ике "Агромастер" чәчү комплексы сатып алды.


Алексей Чукин җитәкләгән "Колос" хуҗалыгы, Емелькино төбәгендәге элеккеге колхоз атамасын үзгәртеп кенә калмыйча, районның эре инвесторлары белән бергә үзенең дә яшәргә хокуклы булуын раслады, корылык, уңыш аз алынган елларда да тез чүкмәде. Монда җитәкченең хуҗалык итү осталыгы зур урын били. "Колос" басулары кыска вакыт эчендә чәчелә һәм уңыш та зарланырлык түгел, узган ел сатып алынган трактор чәчү эшләрен уңышлы төгәлләргә ярдәм итте.


Сабантуй бәйрәме уңаеннан Фәрхат Аюпов җитәкчелек иткән безнең авыл хуҗалыгы һәм район өчен кадрлар әзерләүче Аксубай универсаль технологияләр техникумын билгеләп үтми мөмкин түгел. Техникумның чыгарылыш укучылары агрофирмаларда, фермер хуҗалыкларында оста җитәкчеләрдән алып, тәҗрибәле механизаторлар, игенчеләр, терлекчеләр булып эшлиләр. Техникум коллективы бистәне төзекләндерүгә зур өлеш кертә, аның территориясе үрнәк булып торырлык.


Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән беррәттән, хезмәт күрсәтү оешмаларын да билгеләп үтәргә кирәк. Сабан бәйрәмен игенчеләр белән бергә, районның авыл хуҗалыгы тармагы аксакалы Анатолий Савинов җитәкләгән "Агрохимсервис" ҖЧҖ коллективы да бәйрәм итә. Әлеге оешма әче туфракны известьлау белән шөгыльләнә һәм шул гамәле белән, техникалар паркының чагыштырмача аз булуына карамастан, районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә зур булышлык күрсәтә.


Габделрәшит Гелметдинов җитәкләгән орлыкчылык инспекциясе дә авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә үз өлешен кертә.


Һәм, әлбәттә инде, халык батыр игенчеләрен белергә тиеш. Быелгы чәчүдә "Аксу Агро" агрофирмасыннан Рифкат Сөләйманов, Фәнис Әхмәтсафин, Фәнил Минвәлиев, Хәлил Хәйруллин, Сергей Голиков, Василий Ендерюков аерылып торды. "Аксубай" агрофирмасыннан Илһам Хамәтҗәнов, Эльмир Хамәтҗанов, Николай Герасимов, Җәлил Сәгъдиев алдынгылар сафында булдылар. "Актай"дан Андрей Горбатов, Анатолий Чурин мактау сүзләренә лаек. "Алтэкс" агрофирмасында Илфик Натиев иң уңганы.


- Фермер хуҗалыклары - район эшчәнлегенең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе.


- Фермерлар сафы тулылана, алар эре инвесторлар белән берлектә авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә үзләренең өлешләрен кертәләр. Кешеләрнең җирдә эшләү, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнү теләкләре зур, фермалар төзиләр. Зур булмаган коллективлар корылык, уңышсызлык кебек кыенлыклар алдында сыгылып төшмиләр. Соңгы елларда Ильяс Сөләйманов, Петр Погодкин, Марат Сафин, Илдус Вафин, Гайфетдин Сыраевларның крестьян-фермер хуҗалыклары үсә, терлекләр саны арта, азык базасы ныгый. Хуҗалык итүнең кече формасы җитәкчеләре - хезмәт сөючән, уңган, булдыклы кешеләр. Эшсезлек чорында җиң сызганып, үз эшләрен ачудан куркып калмадылар. Менә шуның өчен район аларны хуплый, алар авылда АПКны, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программалары кысаларында дәүләт ярдәме алдылар. Күпләр терлекчелек биналары төзүгә, җиһазлар, нәселле терлек сатып алуга субсидияләр алдылар. Авылда фермер булу - ул авылны үстерү дигән сүз, чөнки республика программасы кысаларында терлекчелек фермаларына юллар салына.


Районда яшәгән һәр кеше үзенең хезмәт урынында авыл хуҗалыгы тармагына, тулаем район үсешенә үзенең өлешен кертә. Сабан бәйрәме - хезмәтчәннәргә алдагы көннәргә уңыш, Аксубай җирендә оста хуҗалык итү теләкләрен җиткерү мөмкинлеге дә. Җиргә җаның-тәнең белән биреләсең икән, ул мул уңышы белән сөендерәчәк. Көзен уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен һава канцеляриясенең уңай булуын гына телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев