Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Гражданнар оборонасына–80 ел!

Иртәгә Россиядә Гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулу билгеләп үтелә!-дип билгеләп үтте Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов әлеге дата уңаеннан үзенең мөрәҗәгатендә. Гражданнар иминлеген тәэмин итү буенча хәл ителергә тиешле мәсьәләләр, бурычлар елдан-ел киң колач ала бара. Өстәвенә табигый, техноген характердагы афәтләр, террористик гамәлләр гасырында. Монда ГО системасына җәлеп...

Иртәгә Россиядә Гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулу билгеләп үтелә!-дип билгеләп үтте Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов әлеге дата уңаеннан үзенең мөрәҗәгатендә.


Гражданнар иминлеген тәэмин итү буенча хәл ителергә тиешле мәсьәләләр, бурычлар елдан-ел киң колач ала бара. Өстәвенә табигый, техноген характердагы афәтләр, террористик гамәлләр гасырында. Монда ГО системасына җәлеп ителгән хезмәтләрдән бүгенге имин тормыш иртәгә гадәттән тышка әверелмәсен өчен үз эшләрен оештыру мәсьәләләренә даими игътибар, яңа технологияләрне кертү, үзләштерүне таләп итә.
Бу истәлекле дата гадәттән тыш хәлләрдә беренче булып ярдәмгә килгән янгын часте, газ хезмәте, Госпотробнадзор, муниципаль берәмлек Советы, авыл җирлекләре һ.б. хезмәте билгеләп үтү өчен сәбәп булып тора. Алар өйрәнүләр вакытында гына түгел, ташу чорында, янгын чыкканда да ни дәрәҗәдә әзер булуларын исбатлап хезмәт куялар. Гражданнар оборонасы өлкәсендәге бурычларны хәл итүгә чакырылган барлык кешеләрне әлеге истәлекле бәйрәм датасы белән котлап, аларга сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев