Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Галимне искә алу

Халкыбыз талантларга бай. Татар халкы һәрбер дәверне үзенчәлекле әдипләр белән куандыра алды. Шундый әдипләрнең берсе - педагог, галим, татарлардан беренче философия фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Мансур Ибраһим улы Абдрахманов. Безнең Яңа Ибрай авылы халкы өчен ул зур хөрмәткә ия булган шәхес. Авыл үзәгендә белем һәм тәрбия учагы булган...

Халкыбыз талантларга бай. Татар халкы һәрбер дәверне үзенчәлекле әдипләр белән куандыра алды.


Шундый әдипләрнең берсе - педагог, галим, татарлардан беренче философия фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Мансур Ибраһим улы Абдрахманов. Безнең Яңа Ибрай авылы халкы өчен ул зур хөрмәткә ия булган шәхес. Авыл үзәгендә белем һәм тәрбия учагы булган мәктәбебез берничә дистә ел инде горурлык белән аның исемен йөртә. Быелгысы юбилей ел уңаеннан республикабызда да, шулай ук безнең мәктәбебездә дә, зур эшләр алып барыла. Бу көннәрдә алып барылган декада кысаларында мәктәбебездә милли көрәш буенча район ярышы, сыйныф сәгатьләре, стена газеталары конкурслары үтте. Һәр сыйныф аның турында материалларны кабат күңел түрендә яңартты, системалаштырды, газеталар ясады, әңгәмәләр үткәрде. Аның исеменә аталып үткәрелгән милли көрәштә дә мәктәп командабыз I урынны яулады. Шулай ук бүгенгесе көндә лаеклы ялда булган тарих укытучыбыз Кәбиров Шәүкәт Галимҗан улы тарафыннан үткәрелгән ачык чара да укучылар күңелендә озак сакланыр. Музей материаллары нигезендә ул укучыларны аның тормыш юлы, фәнни эшчәнлеге һәм кеше буларак югары әхлагы белән таныштырды. Кичә М.И. Абдрахмановның үзе исән чакта яшь буынга әйтеп калдырган «Спортны яратыгыз, фән белән кызыксыныгыз, яңалык белән бергә атлагыз», - дигән теләкләре белән тәмамланды. Бу укучылар өчен һәрвакыт өлге булырлык теләкләр.
Әйе, әгәр гаилә, җәмгыять һәм мәктәп укучыларны төп шушы өч юнәлеш буенча эзләнергә өйрәтсә, һичшиксез, уңыш булыр.Укучылар да җәмгыятькә файдалы буын булып, үз урыннарын табып, чын кеше булып үсәрләр.
Бөек шәхеснең туган көнендә, аның юбилее хөрмәтенә Казан федераль университетында, ә һәм безнең мәктәптә фәнни-гамәли конференцияләр үтәчәк. Бүгенгесе көндә мәктәп коллективы һәм укучылар үз исеменә тап төшермәскә тырышып, яңа көч, яңа дәрт белән эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев