Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Әфганны искә алып

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 23 ел тулды. Шул көннән алып сугышчы-әфганчылар әлеге тарихи вакыйганы ел саен билгеләп үтәләр. Районда күркәм традиция буенча Яшьләр үзәгендә уннарча ел элек әлеге таулы илдә һәр көнне үзенең гомерен куркыныч астына куеп хезмәт итүчеләр җыелды. Тантаналы чарада район, хәрби комиссариат, иҗтимагый оешма...

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 23 ел тулды.


Шул көннән алып сугышчы-әфганчылар әлеге тарихи вакыйганы ел саен билгеләп үтәләр. Районда күркәм традиция буенча Яшьләр үзәгендә уннарча ел элек әлеге таулы илдә һәр көнне үзенең гомерен куркыныч астына куеп хезмәт итүчеләр җыелды. Тантаналы чарада район, хәрби комиссариат, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.
Муниципаль район башлыгы Камил Гилманов сугышчы-әфганчыларга сәламлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. әлеге гаделсез сугышта һәлак булган хезмәттәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Авыр сынаулар аша үткән кешеләр алдында чыгыш ясап ул, нәкъ менә сезнең батырлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз яшьләр өчен үрнәк булып тора дип билгеләп үтте.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары рәисе Владимир Крайнов үз чыгышын сугышчы-интернационалчыларның социаль мәсьәләләренә багышлады.
РОСТО (ДОСААФ) район оешмасы җитәкчесе Петр Волков җыелучыларны әлеге мөһим тарихи вакыйга белән котлады. Элеккеге сугышчылар Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Федор Васюткиннан да бик күп изге теләкләр ишеттеләр. Яшьләр үзәгендә чараның рәсми өлеше тәмамланганнан соң анда катнашучылар Ленин паркына юл тоттылар, һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган мәңгелек ут янына веноклар куйдылар. Аннан соң аларның аралашуы табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 23 ел тулды