Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Чик сакчыларына багышлап

Армия хезмәтендә булган ирләр гомер буена хәрби дуслыкка тугры калалар. Чик хезмәткәрләре аеруча да бердәм. Һәр елны 28 май көнендә без төрле яшьтәге яшел фуражкалы, беретлы ирләрне очратабыз. Бу көнне алар бергә җыелалар, аралашалар, чиктә хезмәт итүләрен искә алалар. Быел да алар ятып калган сугышчылар һәйкәле янына җыелды. Күп еллар...

Армия хезмәтендә булган ирләр гомер буена хәрби дуслыкка тугры калалар.



Чик хезмәткәрләре аеруча да бердәм. Һәр елны 28 май көнендә без төрле яшьтәге яшел фуражкалы, беретлы ирләрне очратабыз.

Бу көнне алар бергә җыелалар, аралашалар, чиктә хезмәт итүләрен искә алалар. Быел да алар ятып калган сугышчылар һәйкәле янына җыелды. Күп еллар элек хәрби хезмәттәге сыман бер рәткә төзелделәр. Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты җитәкчелеге исеменнән аларны район хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов котлады. - Сезнең тырышлык белән Ватан чикләре һәрчак "йозакта" булды һәм без тыныч яшәдек, - дип билгеләп үтте ул.

Элеккеге чик сакчылары арасында Әфган территориясендә хәрби бурыч үтәгән мобиль төркем составындагы кешеләр дә бар иде. Алар "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел" медале белән бүләкләнделәр. Аларны бүләкләү тантаналы мохиттә узды.

Фотоларны монда карарга http://www.aksubayevo.ru/ru/gallery/category/87--28052015.html
Зинаида Леонтьева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев