Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Чәчү бетте – бәйрәм җитте

"ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Трудолюбово" бүлекчәсе эшчеләре районда беренчеләрдән булып кече Сабантуй үткәрделәр. Алар иң яхшы агротехник срокларда бөртекле-кузаклы культураларны чәчү эшен төгәлләделәр, шул ук вакытта терлекчелек тармагында хезмәт куючылар да биткә кызыллык китермәскә тырышалар. Шундый уңышлы икътисади нәтиҗәләрне исәпкә алып караганда, Трудолюбово кешеләре бу бәйрәмгә бик тә лаеклылар. Бәйрәмне ачу тантанасында...

"ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Трудолюбово" бүлекчәсе эшчеләре районда беренчеләрдән булып кече Сабантуй үткәрделәр.


Алар иң яхшы агротехник срокларда бөртекле-кузаклы культураларны чәчү эшен төгәлләделәр, шул ук вакытта терлекчелек тармагында хезмәт куючылар да биткә кызыллык китермәскә тырышалар. Шундый уңышлы икътисади нәтиҗәләрне исәпкә алып караганда, Трудолюбово кешеләре бу бәйрәмгә бик тә лаеклылар.
Бәйрәмне ачу тантанасында чыгыш ясаган "ВАМИН-Аксу" генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин да әлеге ирешелгән уңышларны билгеләп үтте һәм бүлекчәнең башкарма директоры Рәдиф Канафин белән иң яхшы механизаторларга һәм терлекчеләргә акчалата премияләр тапшырды.
Ә Сабантуй мәйданы төрле уеннар, җырлы-биюле тамашалар белән гөрләп торды. Назыйф Хәйруллин көрәш батыры булып төп бүләкне алса, уенда катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев