Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Бәйрәмнәр белән, аксубайлылар!

Алдагы ялларда татарстанлылар календаренда берьюлы өч бәйрәм билгеләнгән-4 ноябрь-Халык бердәмлеге көне, 6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне һәм мөселманнарның иң бөек бәйрәмнәренең берсе-Корбан гаете. Әлеге бәйрәмнәр безнең көчнең, тотрыклылыкның һәм иминлекнең-бердәмлектә булуын, шәригать кануннары һәм закон кушканча яшәргә кирәклеген белдерә,-диелә Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында. 4 ноябрь көнне без...

Алдагы ялларда татарстанлылар календаренда берьюлы өч бәйрәм билгеләнгән-4 ноябрь-Халык бердәмлеге көне, 6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне һәм мөселманнарның иң бөек бәйрәмнәренең берсе-Корбан гаете. Әлеге бәйрәмнәр безнең көчнең, тотрыклылыкның һәм иминлекнең-бердәмлектә булуын, шәригать кануннары һәм закон кушканча яшәргә кирәклеген белдерә,-диелә Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында.

4 ноябрь көнне без ерак гасырларда калган вакыйгаларны искә алабыз, ул вакытта россиялеләрнең сугышчан батырлыклары һәм хезмәттәге казанышлары патриотизм һәм югары гражданлык җаваплылыгы үрнәге булды.
Республика һәм бөтен ил язмышы өчен мөһим булган гражданнарның ныклы хокукый гарантияләрен тәкъдим итеп, безнең сәяси төзелешебез нигезен законлы беркеткән Татарстан Конституциясен кабул итү барлык Татарстан халкы өчен зур билгеләнешкә ия булды.
Нигезендә түземлелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгырту, изгелек кылу кебек югары әхлакый кыйммәтләр яткан Корбан бәйрәме миллионлаган ислам динен тотучылар өчен зур билгеләнешкә ия. Әлеге изге көндә кылган бер изгелек Ходай Тәгалә тарафыннан уннарча изге эшкә тиңләшә.
Әлеге бәйрәм көннәрендә сезгә сәламәтлек, уңышлар, күтәренке рух һәм бәхет телим. Сезнең гаиләләрегездә җылылык һәм шатлык, килешү һәм муллык, тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев