Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Бәйрәмне барыбыз бергәләп

Сишәмбе көнне район үзәгендә Феодосий Тотемский хөрмәтенә престол бәйрәме уздырылды. Иртәнге гыйбадәт кылуга күрше районнардан да, үзебезнең район авылларыннан да дин әһелләре, дин тотучылар килде. Чиркәү эче халык белән шыплап тулды. Бәйрәм гыйбадәтеннән соң Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев бирегә килүчеләрнең барысын да әлеге изге бәйрәм белән котлап, Аксубай...

Сишәмбе көнне район үзәгендә Феодосий Тотемский хөрмәтенә престол бәйрәме уздырылды.

Иртәнге гыйбадәт кылуга күрше районнардан да, үзебезнең район авылларыннан да дин әһелләре, дин тотучылар килде. Чиркәү эче халык белән шыплап тулды.
Бәйрәм гыйбадәтеннән соң Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев бирегә килүчеләрнең барысын да әлеге изге бәйрәм белән котлап, Аксубай чиркәвенең ни өчен шундый исем йөртүе турында сөйләде, барысына да бәйрәмне күңелле итеп үткәреп, күңел сафлыгы алуларын теләде. Чиркәү башлыгы, әлеге бәйрәмнең яңартылуында Владимир Михайлович Кузнецов инициатор булды, ни кызганыч, әмма ул безнең арабызда юк инде, дип билгеләп үтте. Аны билгеләп үтүдә һәр елны оешмалар, предприятиеләр, дин тотучылар катнаша.
Престол бәйрәме һәр елны гадәттә халыкның уен-көлке, күңел ачуы белән билгеләп үтелә. Менә шуңа күрә дә гыйбадәт кылганнан соң халык урамга ашыкты.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җыелучыларны престол бәйрәме белән котлап, бүгенге көндә дин тоту, Ходайга ышану, уртак бәйрәмнәр үткәрү кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үтте, чөнки алар аша чын христиан православие йолаларына, гореф-гадәтләргә мәхәббәт уяна.
-Уртак эшләр, бәйрәмнәр, Ходайга ышану безне алга барырга өнди, - дип билгеләп үтте Сергей Александров.
Якшәмбе мәктәбе янында мул ризыклы зур табын пәйда булды, өстәл өстенә самавыр менеп утырды. Традицион рус милли киемнәренә киенгән, бит алмалары уттай янып торган хатын-кызлар барысын да табын артына чакырдылар. Бәйрәмгә килүчеләр тәм-томнан, ризыклардан авыз иттеләр. Табын әзерләүдә универсаль технологияләр техникумында укучы булачак пешекчеләр зур булышлык күрсәттеләр.
Бәйрәмгә килүчеләр Нина Волкова, Василий Анашкин, "Златоцвет" ансамбленә кушылып җырлап-биеп күңел ачтылар. Чанага утырып йөрү, төрле традицион кышкы уеннарда катнашу балаларда да, өлкәннәр күңелендә дә шатлык хисләре уятты. Безнең әби-бабайларыбыз да әлеге бәйрәмне нәкъ менә бүгенге кебек күңелле итеп үткәргәннәр.
- Балаларның шатлануларын күреп, күңелләр күтәрелә, безнең вакытта дини бәйрәмнәрне уздыру да, гыйбадәт кылу да тыела иде бит. Әмма Феодосий бәйрәме өйдә булса да билгеләп үтелә иде. Шунысы яхшы, бүген без чиркәүдә гыйбадәт кыла да, бәйрәмне күңелле итеп уздыра да алабыз, - дип сөйли 78 яшьлек Александра Безрукова.
-Бу безнең ата-бабаларыбыздан калган бәйрәм, аксубайлыларның борынгы йоласы, - дип фикерләрен җиткерде Виталий Александров. - Халыкка, бигрәк тә яшьләргә, календарь буенча килгән бәйрәмнәр генә түгел, дини бәйрәмнәр дә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев